Материалы

Бәйрәм белән!

последние и лучшие новости искусства в мире

37-9Хөрмәтле Алсу Мөхәммәтәмин кызы!

Фидакарь журналистлар, хезмәткәрләр!

Сезне “Яңарыш”ның чыгып килүенә 30 ел тулу уңаеннан тәбрик итәбез һәм Сезнең белән шатлык хисләре кичерәбез.

“Яңарыш”ка - 30 ел. Күңелләрдә горурлык уята торган, татар халкының иҗтимагый-мәдәни тормышында гаять истәлекле вакыйга бу. Халкыбыз күңеленең көзгесенә әйләнгән бу милли газета битләрендә беренче көннән үк бөек чорга – яңару, демократияләштерү чорына керү көннәренең дулкынландыргыч вакыйгалары теркәлде, иң алдынгы фикерләр ачык һәм аңлаешлы төстә халыкка җиткерелде.

Газета беренче көннән үк милли хәрәкәтне тизләтү, халкыбызның үзаңын уяту, үстерү, милли рух, милли горурлык хисләре тәрбияләү, телебезне, тарихыбызны, гореф-гадәт, йолаларыбызны саклауны һәм башка актуаль проблемаларны пропагандалады.

30 ел... Бу еллар эчендә күпме сулар акты, яшәү рәвеше үзгәрде, әмма үз йөзе, кыйбласы, тугрылыклы укучысы булган “Яңарыш” халыкчан, үткен, принципиаль эчтәлекле мәкаләләре белән милләтебезнең гомуми проблемаларын бүгенге көнгәчә кыю һәм нигезле яктырта белүче бердәнбер газета булып кала бирде. Әдәбият, сәнгать, фән өлкәсендә күп хезмәт куйган мәшһүр шәхесләребез-замандашларыбызның казанышлары турында, тарихи хәтерне барлау, үткән гасырның иң дәһшәтле елларына объектив бәя биреп язылган сәхифәләр – “Яңарыш”ның алтын фонды ул. Болар меңъеллык тарихы булган татар халкы тарихы.

Хөрмәтле Алсу Мөхәммәтәмин кызы! Сез 30 ел дәвамында нәшер ителеп, төбәгебез тормышында үз юнәлешен билгеләгән, үз укучыларын тапкан мөхәрриятне җитәклисез. Редакция ирешкән уңышлар – болар сезнең яхшы оештыручанлык, принципиальлек сәләтегезгә ачык дәлил, тырыш хезмәтегезгә лаеклы бәя. Таләпчән, тирән эрудицияле мөхәррир буларак, яшь буынга тәрбия бирүдә зур өлеш кертәсез. Шушы олы юбилей көннәрендә милләтебезнең тарихи-мәдәни һәм рухи-әхлакый мирасы өчен бүгенге һәм киләчәк буыннар алдында җаваплылык тоеп эш итүегез, милли яңару, гореф-гадәтләребезне, динебезне кайтару юлында армый-талмый эшләвегез өчен милләтебез рухының кабатланмас елъязмачысын – “Яңарыш”ны олуг юбилее белән котлап, рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

Зур тәҗрибәгә, якты сәхифәләргә ия булган “Яңарыш” халкыбызның XXI гасырдагы яшәешенең гадел елъязмачысы, килер буыннарның рухи юлдашы булып калыр, газета нигезенә олуг әдип Азат Сәгыйтов салган матур традицияләрне киләчәктә тагын да баетырлар, газета һәрдаим Төмән өлкә мәдәни-иҗтимагый тормышының үзәгендә балкып торыр дип ышанабыз.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА-ГАРИФУЛЛИНА,
Лилия ХӘЛИДУЛЛИНА,
Нур ХӘЛИДУЛЛИН
гаиләсе.
Төмән районы, Акъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума