Материалы

Бәйрәм күңелле үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

Халыклар бердәмлеге көне кысаларында Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре авыл хакимиятенә караган татар авылларында төрле чаралар оештырдылар. Шуны әйтергә кирәк, әлеге бәйрәмне бик зурлап уздыру аның мәгънәсен күтәрә һәм ул елдан-ел популярлаша бара. Чөнки илебезнең үткәне, бүгенгесе белән горурлану, якты киләчәкә ышану төрле милләт халкын берләштереп, бербөтен халык - Россия халкы итә.

2 ноябрь көнне күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре китапханәче Асия Төлкебаева белән берлектә Күлавыл һәм Бумаер авылларында “Халык бердәмлеге көненең барлыкка килү тарихы” дигән темага викторина һәм төрле кызыклы уеннар үткәрделәр. 3 ноябрь көнне Рауды авылы китапханәсендә “Россия бердәмлеге белән яши” темасына оештырылган чарада “Туган як” хатын-кызлар клубы әгъзалары “Россия халкының милли ашлары” дигән күргәзмә әзерләп, төрле тәмле ризыклар тәкъдим иттеләр. Оста хуҗабикәләр үзләре пешереп китергән аш-сулары турында сөйләп, жюри әгъзаларының хөкемен көттеләр. Жюри үз вазифасын башкарган арада, чарага ямь өстәп Илфар Мирхәлилов матур җырлар башкарды. Оста җырчының һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Шулай ук көчле алкышлар белән уңган хуҗабикәләр – Д.Корманова, Г.Алеева, Р.Кадыйрова, Ф.Сичбаковага дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. Аннары хуҗабикәләр тамашачыларны милли ризыклардан әзерләнгән бай табынга чакырып сыйладылар. 4 ноябрь көнне “күчмәлеләр” Кактамак клуб-китапханәсендә бәйрәм чарасы үткәрделәр. Биредә Илмира Гарипова җитәкчелегендә эшләүче “Умырзая” фольклор һәм “Сапфир” балалар ансамбле чыгыш ясадылар. Балалар өчен “Халыклар дуслыгында – Россия бердәмлеге” дигән рәсемнәр бәйгесе оештырылды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума