Материалы

Бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

15-8Безнең Индәр авылы матур җирдә урнашкан. Авылыбызда ике кибет, клуб, китапханә, ФАП бар, башлангыч мәктәп һәм яңасы төзелеп ята.

Авылыбызда мөселман бәйрәмнәре әйбәт кенә үткәрелеп тора. Борынгыдан килгән Әмәл бәйрәмен без һәм безнең балалар, оныклар дәвам итәләр.

24 март көнне балалар, яшьләр, ирләр, хатыннар, килгән кунаклар сәгать иртәнге 6да авылның бер очына җыелышалар. Һәр йортка килеп: “Әмәл”, “Садака”, - дип кычкыралар. Хуҗалар җыелган халыкка күчтәнәчләр ыргыталар: алма, печенье, кәнфитләр, төрле кирәкле әйберләр, акча һ.б.

Бездә ул кичкәчә бара, һәр тыкрык, йортка кермичә таралмыйлар, һәммәсенең сумкасында, пакетында бүләкләр, күчтәнәчләр. Мактаныша-мактаныша, кайсына нәрсә эләккәнен күрсәтә-күрсәтә йортларына кайталар.

Бу бәйрәм бик кызыклы. Бәйрәмгә авылдашлар шәһәрләрдән күчтәнәчләр белән кайталар, бер-берсе белән очрашалар, күрешәләр, фотога төшәләр.

Өмет белән, дога белән: “Дөньяга тынычлык бир, Ходаем”, - дип, киләсе елларга да исән-имин күрешергә язсын”, - дип саубуллашалар.

Борынгыдан килгән, еллар буе сакланган бу бәйрәмне саклап каласыбыз килә.

Тания АЙБАТОВА,
Вагай районы, Индәр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума