Материалы

Бәйрәмнәр бергә туры килде

последние и лучшие новости искусства в мире

42-7Беренче октябрь көнне Яңа Атьял авылының мәдәният йортында сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһү гәләйһиссәлләмнең туган аен хөрмәт итеп Мәүлет бәйрәме һәм өлкәннәр көне узды. Бәйрәмне Ялутор шәһәре һәм районның имам вазифасын үтәүче үзебезнең авыл егетебез Раил хәзрәт Мәхмүтов белән мәдәният йортында эшләүчеләр үткәрделәр. Бәйрәм булгач, кунакларсыз буламы соң?! Сәхнәдә беренче булып Төмән шәһәреннән Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсупов халыкны бәйрәм белән котлады, өлкә мөселман Диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковның сәламен җиткерде.

Оештыручы Ялутор имамы да мондый бәйрәмнәрне үткәрергә кирәклеген әйтеп, яңа эш башлаучы администрация башлыгы Нәгыйм Исхаковны котлап китте. Администрация исеменнән Нәгыйм Әхмәтсәлим улы да бар килгән кунакларны, авыл халкыбызны бәйрәм белән тәбрик итте, бергә бердәм булып яшәсәк кенә авылыбыз матур яшәр, нинди проблемалар булса, һәрвакыт бергәләшеп хәл итәрбез, дип сүзен дәвам итте. Атъял егете, яшьләр мәдәни һәм эшлекле үзәге җитәкчесе Зөфәр Мөхәмәдшин яшьләрнең һәрвакыт ярдәм итәчәкләре турында ышандырды. Бүгенге өстәлгә утыртылган җиләк-җимешләр дә алардан бүләк иде. Өстәлгә азыкка Төмәндә эшләүче Данир Гафаров, Зөфәр Мөхәмәдшин, Ринат Нурмөхәмәтов, Зөфәр Хәкимов, Рамил Гафаров, Данир Тимербаев акча белән ярдәм иттеләр.

Сәхнәгә Төмәннән килгән өлкә мөселман Диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков Атъял мәчете имамы Мөнир хәзрәт Биктимировны, авыл мөселман оешмасы председателе Илдар Мөхәмәдшинны, Исәт авылы имамы Мөнир Заһидуллинны чакырып, эшләренә бәя биреп Мактау кәгазьләрен тапшырды. Өстәл артында утырган халыкка Мөнир хәзрәт Биктимиров Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһү гәләйһиссәлләм турында вагазь сөйләде. Килгән кунагыбыз - Шәүкәт абыебыз Латыйпов Корьән аятләрен укыды. Ветераннар белән эш итүче Гөлсем Исхакова да җылы котлау сүзләрен халыкка җиткерде.

Атъял сандугачыбыз Набилә Галиева беренче булып моңлы тавышы белән мөнәҗәт бүләк итте. Сәел авылыннан килгән Әлфинур Латыйпова башкарган мөнәҗәтне дә яратып тыңладык. Нурания Хәлилова бик матур «Зәкәрия» биюен биеде. «Чишмә» ансамбле кызлары, Гүзәлия Хайруллина матур җырларын бүләк иттеләр. Атъял мәктәбе укучылары да үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

Бәйрәм бик матур, күңелле үтте, өстәл тәмле-тәмле ризыклар, татар халык ашлары белән тулы иде. Тышта зур казаннарда ике сарык итеннән пешкән пылау да бар халыкка җитте. Нинди генә бәйрәмнәр үткәрелмәсен, бер нәрсәгә дә мохтаҗлыгыбыз юк. Бу юлы сарыкларны Әлфрит Әйтышев белән Нәгыйм Исхаков бүләк иттеләр. Шундый зур бәйрәмнәрне бер-ике кеше генә әзерли алмый, барлык хатын-кызларыбыз читтә калмыйлар. Рәхмәт сүземне Мәгъзәнур апа Галимовага да әйтми китә алмыйм. Акча белән дә, пешереп тә алып килә. Барысына да зур рәхмәтләремне әйтеп китәсем килә.

Роза ГАФАРОВА,
Ялутор районы, Яңа Атъял авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума