#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Белем” мәдрәсәсенә 25 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

1-31980 нче елларның ахыры, 1990 елларның башында дин ягыннан илебездә бер хәтле иреклек ачылды, дини кагыйдәләрне үзләштерергә, яңадан кайтарырга мөмкинлекләр барлыкка килде. Авылларда мәчетләр төзи башладылар, искеләрен яңартып дини гыйбадәтләр, гаепсез онытылган һәм югалтылган гореф-гадәтләр яңадан халыкка кайта башладылар. Якын кардәшләрдән ишетеп, Яңавыл - Парфеново поселогындагы, Дорожная урамы, 11 йортта урнашкан гыбадәтханәгә җомга намазына юл тоттым. Килеп керсәм, күрәм - 10-15 бабай Юлчыбай хәзрәтнең вәгазен тыңлап утыралар.

Вакыты җиткәч, җомга намазы укылды. Моннан соң, калдырмыйча атна саен җомга намазына йөри башладым. Монда ишетәм: «Казанга барып, дини китаплар алып булса иде. Дини дәресләр оештырып булмас микән?» һәм шундый бик мөһим сораулар яңгырап торды. Казанга барып, Татарстан китап нәшрияты мөдире белән килешү төзеп, 3 мең «Коръән тәфсире”н бастырдык. Аннары, «Идел» журналы редакциясеннән 20 мең «Ислам йолалары» ( русча да, татарча да) алып кайттык. Ә бит инде укыту эшләрен хәл итәргә кирәк. Кем укыта? Урын бармы? Ошбу мәсьәләләрне кайгырта башладым. Уфа мәдрәсәсендә 2 ел укып кайткан, бер хәтле вакыт Ямбай мәчетендә дәрес биргән, Яркәү районы, Түре авылында яшәүче Габдерәшит хәзрәт Вахитов белән очрашып, бер фикергә килдек. Мәдрәсә буларак урын Төмән шәһәренең үзәгендә, жайлы урында, автобуслар йөри торган, якында гына тукталыш булган җирдә булырга тиеш дип күз алдыма китердем. Эзләп-эзләп байтак вакыт үткәч, якын танышым Раил Сираевич Низамовны искә төшердем, Ул «Геологлар» училищесы - СПТУ-7нең директоры иде. Аның белән күрешеп сөйләшкәч, абый дәресләр үткәрергә ризалык белдерде һәм безгә 1 нче катта аудитория-класс тәкъдим итте. Шатлыгымнан мин тиз генә «Яңарыш» өлкә татар газетасы, «Дусларга сукмак» татар радио тапшыруы, «Очрашулар» татар телетапшыруы белән элемтәгә кердем. Халыкны җыю өчен бу бик зур этәргеч булып чыкты. Дәрескә беренчеләрдән булып Мәчитовлар гаиләсе килде: әбиләре Рәйсә апа, әниләре Рәүфә, әтиләре Тимерхан, балалары Марат, кызлары Чулпан һәм 6 яшьлек Фәрхәт. Бик куанып, елмаеп безнең дәресләргә сугыш ветераны - Дан орденнары кавалеры Хәбибулла абый Якин йөри башлады.

2-3 ай вакыт үткәч, укучылар саны күбәйде генә түгел, ә дәресләрнең тагын да катлаулырак булырга тиешлеге ачыкланды. Шул уңайдан, Башкортостанның Уфа шәһәренә юл тоттым, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән күрешеп, фикер алыштык. Ул вакыт Уфага Төркиядән 10 дин белгече килгән иде. Тәлгать хәзрәт миңа: «Теләгәнен алып кайт”, - дип әйтте. Шатлыгымның очы-башы юк, Ибраһим Алныачык исемлесе минем белән Себергә китәргә риза булды. Юлга чыктык, кайтып барабыз, үзем уйлыйм - кая урнаштырам, яшәтәм кунакны? Килеп җиткәч, тиз генә мәдрәсә шәкерте Хөсәен абыйга шалтыраттым. Аллаһының рәхмәтендә булсын (мәрхүм), ул миңа Ибраһим хәзрәтне үзенең фатирында яшәтергә ризалык белдерде. Яңа мөгаллим килгәч, мәдрәсәдә дәресләр тагын да көчлерәк, катлаулырак үткәрелә башлады. Ибраһим хәзрәтнең тавышы бик көчле, Коръән китабын бик матур укый. Безләрне, Төркия кунагы белән бергә, Төмән шәһәрендә мәҗлесләргә-ашларга чакыра башладылар. Ибраһим хәзрәтнең Коръән укулары, матур итеп дога кылулары, җыелган халыкны хәйран калдыра иде. Бер хәтле вакыттан соң арабызга яңа хәзрәтләр-белгечләр килеп кушылдылар: Үзбәкстан Республикасыннан Алишер хәзрәт Дедамирзаев, төркияле Рәмзи хәзрәт Доган. Коръән-хафиз - Алжир егете Багдат Суфи мәдрәсәдә гарәп телен укыта башладылар. Укырга теләүчеләрнең саны артканнан арта барды. Чит ил кунакларын - белгечләрне үзебез белән бергә ерак авылларга, районнарга йөрткәләдек. Ураза айларында тәравих намазларын уку өчен парталарны бер-беренең өстенә утыртып, көн саен кичләре белән тәравих намазын үткәрә идек. Халык шәһәрнең төрле почмакларыннан агыла иделәр. Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү өчен Раил абый Низамов (Аллаһының рәхмәтендә булсын, мәрхүм) безләргә училищеның ашханәсен файдаланырга рөхсәт итте. Хәтта кадер кичәләре дә шунда узды. Ошбу уку йорты үзенә бертөрле әһәмиятле үзәккә әверелде. Монда чит шәһәрләрдән килгән галимнәр, язучылар, депутатлар булгаладылар. Эчтәлекле, бик мөһим һәм файдалы чыгышлар яңгырады. Бигрәк тә, бәйрәм көннәрендә мәдрәсәдә оештырылган мәҗлесләрдә «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Азат абый Сәгыйтовның чыгыш ясаулары бик әһәмиятле иде. Газетаны яздырмый калучылар оялышып башларын ия иделәр һәм икенче көнне газетага язылырга ашыгалар иде. Атна саен “Дусларга сукмак” радиотапшыруында 6 минутлык дини сәхифә алып бара идем.

1996 елның апрель аенда безнең мәдрәсәгә чит ил ислам хәйрия фондыннан хаҗга барырга квота бирелде. Мин иң беренче ошбу куанычлы хәбәрне Хәбибулла абыйга белдердем һәм аңа хатыны белән бергә хаҗга барырга тәкъдим иттем. Ул бик куанып-шатланып барырга риза булды, абыйга 73 яшь иде. Мәдрәсәдән хаҗга Зөләйха белән Альфрид Шәмсетдиновлар, Шәйхулла Юлдашев бардылар.

Маһирә Хачигәрәй кызы Рябикова-Рәхимова (Яркәү районы, Сала авылында туып-үскән), мәдрәсәдә татар теле дәресләрен алып барды. Аның ул вакыттагы тормыш иптәше Илдус Рәхимов машинасы белән дин белгечләрен төрле авылларга очрашуларга йөртергә ярдәм итә иде. Хәләл ит булдыру ягыннан да үзенә бер төрле хәрәкәтләр булып торды. Авылга барып сыер суйдык, аны ваклап, үз арабызда тараттык. Искәндәр Юсупов авылларга барып, үз кулы белән суеп, хәләл тавыклар алып кайта иде.

1994 елның февраль аенда Төмән өлкә китапханасендә Себердә Ислам диненең кабул булуына 600 ел уңаеннан зур конференция үткәрелде. Миңа ошбу чараны оештыруда актив катнашырга туры килде. Өлкә фәнни китапханәсе мөдире урынбасары Асия Хәмит кызы Сәйфуллина, хезмәткәре Рифхәт Мирхәтәм улы Насыйбуллин белән оештыру комитетында бергә булдык.

Рифхәт абый Сәйфуллин - арбитраж судның хезмәткәре эштән соң тиз генә дәресләргә килеп өлгерә иде. Берничә ел элек Хаҗ гамәлләрен кылып кайтты. Бүгенге көндә Турай авылы мәчетендә имам-хатыйп вазифасын алып бара.

Бик күпләр - «Белем» мәдрәсәсенең ишекләрен үтеп чыккан якташлар үзләренең киләчәк язмышларын дини хезмәт белән бәйләделәр. Мәчитовлар укуларын Мәдинә шәһәрендә дәвам иттеләр. Марат хәзрәт Төмән шәһәре, Матмасс мәчетендә хезмәт итә, Фәрхәт хәзрәт - Яркәү район үзәге мәчетендә имам-хатыйп. Хәзер ислам мәгърифәт үзәгенең укыту бүлеге мөдире Әнисә ханым белән Искәндәр хәзрәт мәдрәсәдә таныштылар, барча шәкертләр аларның никахында катнаштылар. “Яңарыш” битләрендә аларга багышлап «Истәлекле вакыйга» дигән язма бастырылды. Өлкә ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр хәзрәт, Шәйхулла Юлдашев, Ришат Әминов Казандагы югары уку йорты - «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен һәм Россия ислам университетын тәмамладылар. Зөләйха ханым Шәмсетдинова да шул мәдрәсәдә һәм Казан пединститутында укыды. Бүгенге көндә Төмән шәһәрендәге урта мәктәптә гарәп дәресләрен алып бара.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836