Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бер фоторәсемнең тарихы

последние и лучшие новости искусства в мире

Бервакыт мәктәп музеенда мин фоторәсем күрдем. Җитди карашлы, десантчы формасындагы егет Әкрам Рәхимов иде. Ул Ямбай мәктәбендә укыган. Бу аның батырларча үлеменә бер ай калганда төшкән беренче һәм соңгы фоторәсеме булган икән. Фоторәсемнән башка тагын берничә хаты бар.

Әкрам күп балалы гаиләдә үскән, бик иртән әнисез калган. Мәрхәбә апасы балаларны тәрбияләүне үз өстенә ала. “Әкрам бик ябык була, яхшы укый, хезмәт ярата, кечкенәдән гаиләсенә булыша”, - дип искә төшерә укытучысы Сания Тимергази кызы Тимербаева.

1983 елның 15 мартында Әкрам армия сафларына алына. Аны Үзбәкстандагы Ферганә шәһәренә җибәрәләр. 26 апрельдә язган беренче хатында: “Исәнмесез! Минем бары да яхшы, авырмыйм. Монда көннәр җылы, тик иртә белән генә салкынча...”

Әкрам хатларны еш яза. Һәр хатында әтисенең сәламәтлеге, ватылган мотоциклы турында сораша. “Мәрьям апа, исәнмесез! Минем хәлләр яхшы. Әфганга җибәрерләр дип, минем өчен борчылмагыз, мине Союзда калдыралар һәм Витебск шәһәренә җибәрәләр, ахры... Безнең монда бары да расписание буенча...” (Мәрьям апасына язган хатыннан).

Көзен Әкрамны Белоруссиягә җибәрергә тиешләр иде. Ләкин 25 октябрьдә язган хатында: “Мине Витебскка җибәрәләр дип төгәл әйтә алмыйм, чөнки хәлләр үзгәрде, биредә авырулар күп, Әфганстанга җибәрергә кешеләр җитешми...”, - дип язган.

Әкрам парашют-десант ротада укчы булып хезмәт итә һәм ул зәңгәр беретын горурлык белән киеп йөри. Ул Әфганстанга китәр алдыннан гына фоторәсемгә төшеп, туганнарына җибәрә.

...Мәрхәбә апасы күз яшьләре аша искә ала, чөнки алда иң куркынычы... Әфганстан була... Якын кешеңнең чит-ят җирдә хезмәт итүе һәм анда сугыш баруын белә торып яшәве бик авыр. Алай да ул Әкрамның кайтуына ышана.

Шул ук елның ноябрь аенда Рәхимовлар гаиләсе өчен иң куркынычы була. 1 ноябрьдә Әкрамның соңгы хаты килә: “Мин тыныч урынга эләктем, биредә атмыйлар”, ә 13 ноябрьдә иртә белән безнең сакчыларга ут ачалар. Постта торган Әкрамның сизгерлеге, каршылык күрсәтүе аркасында, диверсантлар үтмиләр. Ул автоматтан ут ачып, дошманның берничә сугыш ноктасын юкка чыгара. Әкрам антына тугры калып, үзенең постын һәм иптәшләрен саклаганда батырларча һәлак була.

Әкрам Рәхимов үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә һәм Төмән өлкәсенең Хәтер китабына кертелә. Ул Ямбай авылында җирләнә. Орден әтисенә – Әхтәм Әхмәдҗан улына тапшырыла.

Алдымда Әкрамның соңгы фотосы. Армия хезмәтеннән кайткач, мотоциклы белән авылы урамнарында йөрергә хыялланган 18 яшьлек егет туган авылына цинк табутта кайта. Мәңгелек дан сиңа, солдат!

Анжелина ЛАВРЕНОВА, Ямбай мәктәбенең 10 сыйныф укучысы,
Төмән районы, Ямбай авылы.
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836