#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бер гасырга якын гомер

последние и лучшие новости искусства в мире

10-6Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылында гомер кичергән, бүгенге көндә Төмәндә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Саимә Салават кызы Хәмидуллинага 28 февральдә 95 яшь тулды. Саимә апа Бөек Ватан сугышы елларында колхозда “Газген” һәм НАТИ газ генератор тракторында эшләгән. Трактор шакмак утын белән ягылган. Аны тоткыч ярдәмендә кул белән эшләтеп җибәргәннәр. Бер хатын-кызга гына эшләргә авыр булгач, ярдәмче алганнар. Аңа Канчәбернең Бибигалимә Янбаева булышкан. Саимә Салават кызы пенсиягә чыкканчы колхозда эшли. Бердәнбер улын мәңгелек йортына озатырга туры килә. Ике оныгы бар. Ул Төмәндә бертуган сеңлесе Гөлсинә Садретдинованың кызы Әлфия Габделхак кызы һәм Газинур Биктимер улы Хәсәновлар тәрбиясендә яши.

Төмән өлкә ветераннар советы вәкилләре гомер бәйрәме уңаеннан тыл ветеранына РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган котлау хатын, Түбән Түде районы хакимият башлыгы Валерий  Борисовның Рәхмәт хатын, Түбән Тәүде районы социаль яклау идарәсе бүләген тапшырдылар.

Туган көнгә Саимә Салават кызын котлап  авылдашы - запастагы офицер Вилдан Кәримов килде. Юбилярның барлык туганнары җыелдылар, кайнар тәбрикләп исәнлек, иминлек теләделәр. Әбине аеруча аларның оныклары яратуы күренде, олыраклар кочакладылар, кечерәкләр бөтерчек шикелле янында уралдылар. 

- Саимә апа, озак яшәүнең сере нидә? – дип  сорадык аннан.

- Күп эшләүдәдер, - дип куйды ул.

Аның урынына Вилдан Кәримов төгәл җавап бирде.

- Апа 18 яшеннән эшләгән. Сугыш елларында соңгы тиененә кадәр налог түләгәннәр, хайван асрасаң, маен, итен дәүләткә тапшырганнар һәм башкасы. Мескен авыл кешесен шул бәрәңге коткарган. 1946-1948 елларда Кыткүлдә колхоз эшли, аннары Турай авылы кушыла, соңыннан Киндерле белән берләшә. Саимә апа төрле эшләрдә хезмәт итә. Озак яшәүнең  сере шунда: Әлфия белән Газинур, аларның уллары Илнур, киленнәре Эльвира Саимә апаны нык карыйлар. Өс-башы чиста, тамагы тук, урыны түрдә. Иң мөһиме – җылы мөнәсәбәт, сине яраталар икәнлеген тою гомерне озынайтадыр. Туганыңа шушындый тәрбия кылу күпләр өчен үрнәк.

- Саимә апа, сез Киндерленең иң өлкән кешесе – 96 яшьлек Сатирә апа Фазлуллинаны беләсезме? – дип сорадык.

- Ник белмәскә, без Сатирә белән дуслар идек. Кыткүл, Киндерле халкына зур сәлам әйтәм, бик тату яшәдек.  Сугыш елларында трактор йөртергә авылдан үзем генә укыдым, имтиханны “отлично”га тапшырдым. Безне Григорий абый Шемякин укытты, - дип ул җавап бирде.

- Апа Кыткүлдә йортында үзе генә яшәде. Атна саен ял көннәрендә кайтып хәлен белештек. Юл булмаганда Картымская станциясе аша җитешә идек. 2013 елны Әлфияләр аны Төмәнгә алып киттеләр. Искиткеч яхшы тәрбиялиләр, Әлфия социаль яклау үзәгенә  документларны тутырып ай саен отчёт бирә, барлык туганнар исеменнән шушы гаиләгә зур рәхмәт. Апаны ташламаячакбыз, хәлдән килгәнчә бергәләп караячакбыз, - дип сөйләде Зиләфрүз Габделхак кызы.

Авыр тормыш кичергән, сынауларга бирешмәгән Саимә Салават кызына тирә - ягындагы кешеләргә шатлык-сөенеч өләшеп, сөендереп 100 яшьне дә тутырырга язсын.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836