#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бераз әйбәт, ләкин бераз моңсу...

последние и лучшие новости искусства в мире

Комарау авылында туып-үсеп, авыл беткәнгә кадәр анда матур гаилә корып яшәгән һәм калган тормыш елларын Тубыл районы, Маслау авылында кичергән Зиннәтбану Абдрафик кызы Моратованың 23 февральдә 80 яшьлек юбилее узды. Ләкин аны билгеләп үтәрлек кәефе булмады шул кодагыемның, йөрәк ярасы әле төзәлмәгән.

Авыр елларда әтисез үскән сугыш чоры баласының күпме хыялланса да, югары белем алырга мөмкинлеге булмый. Шуның өчен ул теше-тырнагы белән тырышып балаларын югары белем алырга өндәп укыта. Зур кызы Римма пединститутны тәмамлый, хәзер ике улы, оныклары белән Төмәндә яши, ире очучы иде, авиаһәлакәттә яшьләй вафат булды.

Икенче кызы Луиза Төмән инженер-төзү институтын тәмамлап, хәзер иптәше Миршат Бакиев белән (минем олы абыемның улы була) Уватта 2 кыз һәм оныкларын тәрбияләп, эшләп яшиләр.

Улы Рамил Маслау авылында яшәгән иде, январь ахырында 55 яше дә тулмаган улының йөрәге тибүдән туктады, әнисен, гаиләсен зур кайгыга салып, фанидан китеп барды. Авыл халкы һәм туганнары аларның кайгысын уртаклашалар. Аллаһы Тәгалә сабырлыгын, түземлелеген генә бирсен кодагыебызга, авылдашыбызга.

Минем язмаларымда, китабымда Зиннәтбану, аның нәселе аерым урын алып тора, чөнки ул Комарау авылындагы талантлы, җырлы-моңлы Мадьяровлар, ә ире Миркадәм – җырчы, сәләтле Моратовлар нәселеннән иделәр.

Зиннәтбануга 40 ел буена колхоз-совхоз фермаларында лаеклы ялга чыкканчы эшләргә туры килде. Билгеле, 3 баланы укытып, тәрбияләп тормыш юлына озату 33 яшьлек тол хатынга җиңел булмагандыр, чөнки Миркадәме яшьләй генә 1974 елда эзсез югалган.

Менә шулай, адәм баласы башларыннан ниләр генә үтми.

Мин мәктәптә эшләгән елларымда, аннан соң авылда үткәрелгән төрле чараларда Зиннәтбануны җырларга чакырам, аның моңлы матур тавышын ишетәсем килә иде, ә ул мине тыңламый, кайвакытларда гына “Яшь гомер” җырын ишеттереп куя иде.

Калган балаларына, оныкларына исәнлек-саулык бирсен Ходай Тәгалә. Әлеге Бану үз көнен үзе күреп яши, ә балалары әниләрен-әбиләрен ярдәмнәреннән ташламыйлар.

Рәшидә БАКИЕВА,
Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836