Декабрь 2019 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл районы себер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп мин 2015 нче елда сайландым. Эшебезне планыбызга һәм Уставка таянып башкарабыз. Район күләмендә авыл җирлекләрендә Коръән ашларын бердәмлектә үткәрүне традициягә керттек. Монда якташларыбыз очраша, шатлыклары, проблемалары белән уртаклашалар. Районыбызда эшләп килгән ансамбльләргә милли күлмәкләр тектерү өчен матди ярдәм эзләп хатлар яздык. Сазлыклар арасында урнашкан татар авылларында яшәүчеләрнең нинди дә булса катлаулы сорауларына җавап бирергә тырышабыз. Безгә һәрвакыт ярдәмгә Динар Абукин килә. Күкрәнде авылында аучылык биләмәләрен арендалау буенча сорау күтәрелгәч, Вәчир авылы халкы өчен көтелмәгән кайгылы хәбәрләрне ишеткәч, без Тубыл районы хакимиятенә мөрәҗәгать итеп хатлар яздык. Милли-мәдәни автономиясенең төп максаты - туган телебезне, мәдәниятебезне үстерү, үзенчәлекләрен саклау, мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү. Киләчәктә Төмән өлкәсе себер татар автономиясе район автономияләре, иҗтимагый оешмалар өчен координацион үзәк булсын иде.
Тубыл шәһәрендә узган соңгы утырышта күп сораулар күтәрелде. Без Төмән шәһәрендә узган милли-мәдәни чараларда, “Себер татар теле” бәйрәмендә автономияләрнең роле һ.б сораулар турында сөйләдек. Бу җыелышны оештырган Динар Марсель улы өлкә күләмендә узган чараларда бердәмлегебезне күрсәтеп, оешкан төстә бәйрәмнәрне үткәрсәк файдабыз үзебезгә дә, өлкәбезгә дә булыр дип, һәммәбезне бергә эшләргә һәм бердәмлеккә чакырды. Төмән өлкәсендә татар мәдәниятен күтәрүдә күп эшләр башкарган, иҗтимагый юнәлеш алып барырга мине чакырган Роза апа Яхинага, ярдәме, киңәшләре белән булышлык күрсәтеп торган Динар Абукинга һәм күпсанлы якташларыма рәхмәтләремне юллыйм.
Гөлсем РЯБИКОВА, Тубыл шәһәре.
(Римма УМИТБАЕВА тәрҗемәсе).