Чумык авылында яшәүче Фәүзия Айнат кызы Әбүбакирова ун сутый бакчасында күпләп бәрәңге, яшелчә, бакча җиләге һәм төрле матур гөлләр утырта. Лаеклы ялда булган өлкән яшьтәге авыл әбиләре тик утырмыйлар. Әбүбакировлар - бай әби белән бабай: ун оныклары, быел туган бер оныкчыклары бар. Фәрит абый бакча эшләренә соңгы елларны бик керешмәсә дә, Фәүзия апа аның киңәшләрен тыңлап эш итә, ә әбиләренә ярдәмгә оныклары килә. Быел Снежана әбисенә бәрәңге утыртырга булышты.
Үзләренең кызларын, оныкларын җиргә, бакча эшенә, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләп үстергән Фәүзия Айнат кызы: “Авылда вируслар, авырулар турында күп уйланып утырырга вакыт юк. Май ае - бакчачыларның яраткан айларының берсе. Яз килү белән үзебез дә яшәреп китәбез. Майда шомырт чәчкә ата, кошлар сайрый, бөтен табигать яшел төскә төренә. Хәзер бакчада эшләр гөрли торган чак. Туфракны эшкәртеп, түтәлләр эшләп яшелчәләр утыртыр вакыт килеп җитте. Элекке елларда бәрәңгене күпләп, сортларын сынап утырта идек. Быел безнең бәрәңге бакчасында кызыл, сары төстәге, “Северянка” исемле бәрәңге үсәчәк. Күп еллар бакчабызда үскән бәрәңге яхшы уңыш бирде. “Бәрәңге - икенче икмәк” дигән сүзләрне балачактан ишетеп үстек. Быел утырткан орлыкларыбыз да яхшы уңыш бирсен иде”, - дип сөйли. Фәүзия апа бакчасында чөгендер, кишер, суган, кабак, кыяр, помидор, борыч үстерә. Элек Фәүзия апаның яшелчәләре ачык һавада үскән, күптән түгел кызлары, кияүләре теплица китереп куйганнан соң, аның күңеле тагын күтәрелеп киткән. Ул: ”Мин бакчада эшлим дә, ял да итәм. Ә инде тәүге уңышлар күренә башласа, яшел суган, башка тәмләткечләр җирне ярып чыкса, күңелләр күтәрелеп китә, мәшәкатьләр онытыла. Үзең утырткан экологик яктан да чиста бит, курыкмыйча ашыйсың, оныкларны сыйлыйсың,” - ди.
Фәүзия апа биш кызның хөрмәтле әнисе, ун оныгының яраткан әбиләре. Җәен аның өй алдындагы бакчасында үскән гладиолуслар, петуния, дәлия (георгин), кашкарый (астра) һәм башка чәчәкләргә авылдашлары да сокланып карыйлар.
Римма УМИТБАЕВА