Материалы

Бергәләп эшлиләр, күңелле ял да итәләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Ел ахырында бар эшләргә йомгак ясалгач, матур итеп бәйрәм итү күп бердәм оешмаларда үткәрелә. Менә инде икенче ел Бөтендөнья татар конгрессының өлкәдәге вәкиллеге, татар иҗтимагый оешмаларының координацион советы татар хәрәкәте активларын «Нефтяник» ресторанына җыйды. Мул өстәлләр артында фикер алышып, тәбрикләүләр, матур концерт программасы белән үтте бу кичә. Кунакка Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев та килгән иде.

Вәкиллекнең һәр чарасы Коръәннән догалар белән башлана. Монда да хөрмәтле дин эшлеклеләребез Галимҗан хәзрәт Бикмуллин һәм Сөләйман хәзрәт Садретдинов изге китаптан аятьләр укыдылар, теләкләрен җиткерделәр.

Тәбрикләүләр күп булды. Һәр оешма вәкиле үз сүзен белдерде.

Ә конгресс кунагы Марс Рифкать улы: «Мин дөнья буйлап күп сәяхәтләрдә йөрим, ләкин Төмәнгә дулкынланып киләм. Чөнки мондый татарны татар иткән, татарның мирасын, гореф-гадәтләрен саклаучы, саклаучы гына түгел үстерүче төбәкләр бармак белән генә санарлык. Сез аерым игътибар үзәгендә.

Тагын да дулкынланып килүем сәбәбе: Бөтендөнья татар конгрессында эшли башлавыма 20 ел була. Минем беренче эш сәфәрем дә нәкъ менә Төмән өлкәсенә булган икән.

Төмән өлкәсендә яшьлек дусларым да күп минем. 1980 еллар ахырында Казанга укырга бу яктан күп килделәр. Группадашларым арасында да Ямбайдан, Шыкчадан 4 дустым бар иде. Аларның берсе – Гүзәлия Муллачанова. Шундый яшьләр тәрбияләнде ул вакытта Казанда. Мондый элемтәләребез дә дәвамлы булсын иде.

Узып баручы ел татар дөньясында зур вакыйгаларга бай ел булды. 1992 елда оешкан Бөтендөнья татар конгрессы дөньядагы 45 илдән, Россиянең 78 төбәгеннән 500гә якын татар оешмасын үз канатлары астына җыеп алды. Иң активлар арасында, әлбәттә, Төмән өлкәсендәге оешмалар да бар», - дип сөйләде. Актив эшләгән җәмәгать эшлеклеләренә, тырыш шәхесләргә Бөтендөнья татар конгрессының медальләрен тапшырды.

Конгрессның тагын да бер бүләген: матур җырлары белән Кытайда туып-үскән егет - Халыкара конкурслар лауреаты, танылган җырчы Базарбай Бикчәнтәевне алып килүен хәбәр итте.

Конгрессның өлкәбез вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров, монда бәйрәмгә үзебезнең милләт өчен үз көчен керткән үрнәк кешеләр җыелган, диде.

Теләкләр, җырлар арасында конкурслар да оештырылды. Шуларның берсе – үрдәк турау буенча мастер-класс иде. 9 кеше мастерның күрсәткәннәре буенча матур итеп тарелкага үрдәкне турап тезәргә тиеш иде. Ә бүләккә нәрсә дисезме? Бүләккә – Казанга сәяхәт. 3 җиңүче тиздән Казанга юл алачаклар.

«Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә» девизы астында узган 2022 ел күп мактанырлык эшләр, кичерешләр белән артта калды. «Адым-адым – юл булыр, тамчы-тамчы – күл булыр», – ди халкыбыз. Нәкъ шулай, бары тик алга атлап, без бөтен планнарны тормышка ашыра алырбыз дип ышанам. Иң мөһиме – бу юлдан бергәләп барырга, үзгәрешләрдән курыкмаска! Без - бергә! Безнең көч – бердәмлектә!», - дип Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләре белән тәмамлыйм язмамны.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума