#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады…”

последние и лучшие новости искусства в мире

25-12Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел үтте. Халык аның өчен түләгән бәя дә мәңгегә хәтердә калачак.

Безнең илдә шул куркыныч сугыштан зыян күрмәгән гаиләне табу кыен.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Төмән өлкәсенең “Чик сакчылары ветераннары” иҗтимагый оешмасы Ваңгы авыл җирлегендә «Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә» һәйкәл кую өчен Президент грантын отты.

Җирле халык мөрәҗәгате буенча, иҗтимагый оешма тарафыннан һәйкәл эскизы эшләнде, барлык кирәкле килешүләр үткәрелде. Авыл халкы, Яңа Александровка авыл җирлеге хакимияте башлыгы һәм ветераннар-чик сакчылары көче белән мәйдан әзерләнде, һәйкәл урнаштырылды. Әлеге проектны тормышка ашыру милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Чернов, Дәүләт Думасы депутаты Николай Брыкин, Төмән өлкә Думасы депутатлары Николай Токарчук, Александр Крупин, Яркәү районы башлыгы Евгений Золотухин аша Төмән өлкәсе хөкүмәтенең һәрьяклы ярдәме белән барды.

Бу һәйкәл илебез өчен авыр вакытта безнең җиңүгә үз өлешен керткән һәркемгә хөрмәт һәм хәтер билгесе! Без аларның батырлыкларын һәрвакыт истә тотачакбыз һәм хөрмәт итәчәкбез, аларның батырлыгы, ныклыгы һәм какшамас ихтыяры алдында баш иябез!

Нуртдин Ибраһимов җитәкчелегендәге Төмән өлкәсенең “Чик сакчылары ветераннары” иҗтимагый оешмасы әгъзаларына, һәйкәлгә нигез салуда, төзүдә һәм аны куюда катнашкан авыл халкына ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Кызганычка каршы, Төмән өлкәсе территориясендә пандемия сәбәпле, югары әзерлек режимы игълан ителгәнгә һәйкәлне ачу 9 майдан соңрак вакытка күчерелде. Әмма бу хәл җирле халыкның гомуми кәефенә йогынты ясамады, алар үзләренең герой якташларын рәхмәт һәм горурлык белән хөрмәтлиләр.

Гөлшат КАРЫМОВА, Ваңгы авылы китапханәчесе. Яркәү районы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836