#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Берләшергә, дуслашырга чакыручы бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

31-3Төмән шәһәренең “Этнос” балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә өлкә мөселман диния нәзарәте оешмасы ярдәме белән балалар өчен Корбан бәйрәме уздырылды. Чара алдыннан бәйрәм темасына багышланган мастер-класс оештырылды, анда балалар кәгазьдән сарык сыннары ясадылар. Шулай ук хаҗ гамәле кылучыга кирәкле булган әйберләрдән һәм балаларның рәсемнәреннән күргәзмә тәкъдим ителгән иде. Чараны укучы Әмир Юлдашев “Фатиха” сүрәсе белән ачып җибәрде.

Аннары өлкә мөфтие ярдәмчесе Динар Нәфыйков һәркемне бәйрәм белән котлап, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковның теләкләрен җиткерде. Балаларга ул: “Балачактан башка милләтләрнең мәдәниятен, телен, дини йолаларын өйрәнәсез, бу - бик яхшы гамәл. Күп телләр белгән кеше – ул һәрвакыт уңышлы була. Сезгә дә һәр эшегездә уңышлар телим”, - дип, “Этнос” үзәге җитәкчесе Гөлнара Сагитованың, хезмәткәрләренең башкарган эшләренә олы бәя биреп, рәхмәтен белдерде. Чараны алып баручылар балаларга Корбан бәйрәме тарихын, хаҗ гамәлләрен башкару тәртипләрен сөйләп, күргәзмәдәге хаҗ кылучыларның киемнәре, әйберләре белән якыннан таныштырдылар. Аннары зәм-зәм суының дөнья йөзендә иң чиста су булуын, моны Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы да исбатлаганын әйтеп: “Доктор Әхмәт әл-Мөхәндис зәм-зәм суына ясалган фәнни анализга таянып, әлеге суның искиткеч саф, төссез һәм үзенә генә хас хуш исле, составында химик элементлардан - тимер, марганец, бакыр, кальций, магний, хлоридлар, сульфатлар барлыгын, ә кайбер элементларның нәкъ кирәгенчә аз күләмдә булганын күрсәтә. Аллаһы Тәгалә чүл уртасында бер дә туктамый ага торган су чыганагы хасил иткән. Зәм-зәм суы озак саклана, бик озак савытта торса да, үз сыйфатларын югалтмый, бозылмый. Хаҗ сәфәренә барган мөселман кардәшләребез зәм-зәм суын эчеп, тәннәрен сихәтләндерәләр. ерак җирләрдән алып кайталар һәм аның белән башкаларны сыйлыйлар. Ниятләренә карап, бу суны эчүчеләр аның файдасын табалар”, - дип сөйләделәр. Һәм балаларга Җәмигъ мәчетеннән китерелгән зәм-зәм суын тәмләп карарга тәкъдим иттеләр. Эчәргә теләк белдергәннәргә Динар хәзрәт суны ничек дөрес итеп эчәргә кирәклеген өйрәтте. “Этнос” үзәге җитәкчесе Гөлнара Сагитова: “Узган ел коронавирус чире сәбәпле, бу бәйрәмне балалар белән уздырмаган булсак, быел өлкә мөселман диния назәрәтенең матди ярдәме белән үткәрергә насыйп булды. Форсаттан файдаланып, рәхмәтебезне белдерәм, киләчәктә дә шул ярдәмләшеп бергә эшләрбез дип ышанам. Нисен яшерергә, күп кенә яшь ата-аналар дини бәйрәмнәрне, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне белмиләр, кызыксынмыйлар да. Без җәйге лагерь вакытында балаларны төрле халыкларның милли, дини бәйрәмнәре, ризыклары, мәдәнияте белән таныштырабыз, аларда милләтара дуслык, хөрмәт хисе, кызыксыну тәрбиялибез. Мәсәлән, бүген балалар мөселманнарның Корбан бәйрәмен ничек уздырганнарын күрделәр. Ә бит мондый бәйрәмнәр балаларны гына түгел, зурларны да берләшергә өйрәтә”, - дип сөйләде. Балаларга ял биреп, алып баручылар төрле уеннар оештырдылар. Аннары балалар бәйрәм табынында төрле тәмле ризыклар белән сыйландылар, өстәвенә бүләкләр дә алдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836