Материалы

Без моңлы, җырлы халык

последние и лучшие новости искусства в мире

18-11Кече Бича авылы клубында эшләгән еллардан беләм мин Илдусны. Ул күп балалы гаиләдә туып-үсте, тәрбия, белем алды. Кече вакытыннан җырга-моңга тартылды, уен коралларында уйнарга өйрәнде. Күп еллар узса да, ул үзгәрмәгән, шәһәрдә яшәсә дә, милли йөзен югалтмаган, татар җанлы милләттәшебез булып калган. Сабан туйларында, “Искер-җыен” фестивалендә һәм башка милли бәйрәмнәрдә катнаша. Илдус Сәетали улы Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән кеше. Илдус Сәетали улы Уразмәмәтовның иҗат кичәсе Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә үтте.

Аны дуслары, якыннары, коллегалары 50 яшьлек юбилеена багышланган концертында гомер бәйрәме белән котладылар, җылы теләкләрен юллап Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Ул иҗади программасы белән март, апрель айларының ял көннәрендә Омск өлкәсендәге берничә авылда, Тубыл, Вагай районының татар авылларында концертлар куеп, тамашачыларын шатландырды. ”Илдус һәм дуслар” төркеме өлкәбезнең төрле районнарында булды. Вәчир, Икенче Вагай, Лаемтамак, Ләчек, Коллар, Сорокино авылларында яшәүче якташларыбыз үзенчәлекле, моңлы, күңелле концерт карап ял иттеләр. Тубыл шәһәрендә, саз арты авылларында концертларны Чулпан Сәетова оста алып барды. Тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән биюче Тува Республикасының атказанган артисты Гыйззәт Әминов, Тубылның моңлы җырчылары Илдус Уразмәмәтов, Лариса Чәлилова сөендерделәр. Илдус үзе шәхси эшмәкәр булса да, татар җыр-моңын яраткан, халкыбызның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә гашыйк булган талантлы оештыручы да, җырчы да, яшьләргә ярдәм иткән җитәкче дә. Концерт программасында танылган шагыйрь, җырчы, композитор, спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешкән Әлмөхәммәт Хәбибуллинның чыгышлары, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленнән котлаулар, моңлы халык җырлары да бәйрәмгә ямь өстәде. Гади, халкына якын, күп бүләкләр иясе Илдус Уразмәмәтовка, җырчыларга авыл халкы рәхмәтләрен белдерделәр. Концерттан соң тамашачылар таралышырга ашыкмадылар, алар фикерләре белән уртаклашып, теләкләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Инде карлар эреде, кышкы юллар бозылды, сазлыклар артында урнашкан авылларга кышын гына барып була. “Илдус һәм дуслар” төркеме тамашачылары белән яңа очрашуларга кадәр саубуллашты.

Роза ЯХИНА, Тубыл шәһәре.
(Римма У
МИТБАЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума