Материалы

Без сугыш еллары балалары

последние и лучшие новости искусства в мире

1946нчы елның көзендә минем әтине, Солтан Алиш улы Садыйковны, Ыштамал мәктәбеннән Сатылган мәктәбенә директор итеп күчерделәр. Аны монда Рәйханә апа Алимованы алыштырырга җибәрделәр. Гаиләбездә биш кеше: әтием Солтан Алиш улы, әнием Фәрзәнә Ситдыйк кызы – татар теле укытучысы, әбием - Сәгыйдә Ситдыйк кызы, сеңелләрем Луиза – 4 яшь, Эльза – 6 ай һәм мин – 6 яшь. Безне Ыштамалдан зур көймәдә (неводникта) сыерыбыз, бәрәңгебез, йорт кирәк-яракларын төяп, Иртеш буйлап, агымга каршы кайда ишеп, кайда көймәне бурлакларча сөйрәп, август аенда Сатылганга китереп төшерделәр.

Биредә безне беркем яшәмәгән зур булмаган йортка урнаштырдылар. Утын юк. Утын урынына чи агач тамырлары китереп түктеләр. Ул кызып киткәнче төти, өй салкын, өс-киемнәрне салып булмый. Мондый шартларда кече сеңлем Эльза авырып, дөнья куйды. Нинди матур, кара күзле, ак йөзле кызчык иде, саклап калып булмады. Икенче елны безгә күрше йортта яшәүче, мәктәптә җыештыручы булып эшләүче Саҗидә апа Бекенина үз йортында урын бирде. Аның йорты да зур түгел. Ике бүлмәдән тора. Ире Хәкимҗан сугышта һәлак булган, кызы Фәридә һәм улы Сөнгатулла белән яшиләр иде. Алгы бүлмәдә өстәл-китәк, анда тавыклар кышлый, тимер мич. Сөнгать печән эшләре вакытында ат өстеннән егылып аягын имгәтеп куя, гомерлеккә инвалид булып кала. Кеше күңеленең киңлегедер, әле бүген дә шул кечкенә йортта ничек сыешып яшәгәнгә исем китә. Сөнгать миннән ике яшькә зур булганлыктан, мәктәпне алдан тәмамлады. Алар икенче мәктәп җыештыручысы Мәфтуха апа Кутумованың баласы Гомәр белән дус иделәр (Мәфтуха апаның Фагыйлә исемле кызы һәм Даниял исемле улы да бар иде, ире шулай ук сугышта һәлак булган, Гомәр дә дөнья куйган дип ишеттем, яхшы кешеләр иде).

Тормышлар авыр булганлыктан, Сөнгать белән Гомәрне әтием җәен пионер лагерена җибәрү юлын карый. Анда Сөнгать биргән азыкларны өйгә алып кайту өчен яшереп җыйган. Ул елларда халык ни белән генә тукланмады: алабута, кычыткан, юа (кыр суганы), балтырган, кузгалак җыеп аш пешерү, язын җирдә кышлап чыккан туң бәрәңгедән коймак кою (“өшемкә” дия идек).

Сугыштан соңгы елларның авыр шартларында үскән балаларның белемгә, якты тормышка омтылышлары зур иде. Күпчелеге урта, югары белем алып укытучы, инженер, техник, врач һөнәрләре алып чыктылар һәм илебезне торгызуга үзләренең чиксез зур өлешләрен керттеләр, күренекле шәхесләр булып җитештеләр. Шуларның берсе итеп Сөнгатулла Бекенинны күрсәтергә була. Ул җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тубыл татар педучищесына укырга керә, стипендия алып укырга тырыша. Училищены тәмамлаганнан соң, сазъяк авыллары - Тәпкендә, Лаемтамакта 43 ел укытучылык хезмәтен башкара. Биредә, минем курсташым Заһидә белән очрашып, гаилә корып җибәрәләр. Сөнгатулла читтән торып укып Тубыл дәүләт педагогия институтының математика бүлеген тәмамлый. Гаиләләрендә ике егет, бер кыз үсә. Егетләре Булат һәм Азат инде мәрхүмнәр. Кызлары Гөлшат Төмәндә яши, хәзер ул әти-әнисенең ярдәмчесе.

Лаеклы ялга чыкканнан соң, Сөнгатулланың моңача күренмәгән иҗади сәләтләре ачылды. Тормышның барлык авырлыкларын сеңдереп үскән сугыш еллары балаларының иҗади хезмәтләре дә тынычлыкны, иминлекне сакларга, бердәм булырга чакыралар, ул заманның моң-зарлары хезмәтләрендә чагыла. Аның өч шигъри җыентыгы басылып чыга: “Хатирәләр” (Тубыл, 2011), “Күңелем моңнары” (Тубыл, 2015), “Сөенәм телемә, таянам халкыма” (Тубыл, 2018). Сөнгатулла Бекенин иҗаты берьяклы гына түгел: ул “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленең солисты, музыка, җырлар да иҗат итә, скрипкада оста уйный. Ул һәр яктан үрнәк зат, аңа актив тормыш позициясе хас.

Клим һәм Рауза САДЫЙКОВЛАР, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума