Материалы

Бездә ак әбиләр, ак бабайлар бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Өлкәннәр көнендә Вагай районының Янек, Әшле, Юрмы авылларының ак әбиләре һәм бабайлары клубка җыелдылар. Бәйрәм тантанасын ветеран укытучы Гөлнура Давыт кызы һәм Рәйсә Таштимер кызы алып бардылар.

Авыл советы башлыгы Мансур Азисов һәм ветераннар советы рәисе Галина Вяткина кунакларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен әйттеләр.

Авылыбызда 60-65 ел бергә гомер иткән ак әбиләр һәм ак бабайлар турында иң җылы сүзләр әйтелде.

Сәхнәгә чакырып хөрмәт итүне Сәмига әбидән башладылар. Ул 40 ел совхоз терлекчелек хуҗалыгында тырыш, намуслы хезмәте өчен хезмәт алдынгысы, күпсанлы грамоталар, хезмәт ветераны исеменә лаек була. Җәмәгать эшләрендә актив, авыл өчен, кирәк очракта мәктәптә оештыру эшләрен башкаручы җитәкче Сәкинә әби дә сәхнәгә чакырылды.

Хөрмәтле Руфа, Шамилә әбиләрнең язмышлары уртак, авыл хуҗалыгында өлгер, җаваплы эшләрен нәтиҗәле башкаручыларның иң күркәм яклары әйтелде. Аларның хезмәт кенәгәләрендә күпсанлы район, өлкә мактау билгеләре, икесе дә хезмәт ветераннары. Шәфкатьле, энергияле әбиләр бала-оныкларына ярдәм итәләр.

Әйе, һәр әйтелгән фикер тамашачылар күңеленә тәэсир ителүе күренеп тора, алкышларны кызганмадылар. Хөрмәтле педагог әбиләр дә читтә калмады.

Гайния әби хезмәт елларында йөзләгән балага башлангыч белем, тәрбия бирү, дөнья белән таныштыручы, икенче ана булуы искә алынды. Ул тормышта тырыш, оста хуҗабикә.

Һичшиксез, хөрмәт иясе Хәят әби турында да җылы сүзләр күп булды. Ул Уват якларыннан килеп авылыбызны үз иткән, балаларга башлангыч белем бирүче, моңлы көйле җырчы, олы җанлы, кешелекле коллега, дус-туганнары турында “Яңарыш”та шигъри юллар, мәкаләләре белән күпләрне сөендерә. Ул укытучылар гаилә династиясенең өлкәне.

Фатыйма әбинең яшьлеге күпләрнең хәтерендә: сөйкемле, төскә-биткә сылу апа, Юрмы мәктәбендә башлангыч классларда укытучы, пионервожатый. Аның үткәргән чаралары кызык, мавыктыргыч, күңелдә калырлык иде диләр. Янек мәктәбендә укыткан елларда укучы, ата-аналар ихтирамы, хөрмәтендә булды. Мәгариф отличнигы Әсма апа хезмәтендә бик тә тырыш, төгәл, җаваплы, үзенә һәм башкаларга да таләпчән. Үткәрелгән ачык дәрес, чаралары югары дәрәҗәдә үтә, класс җитәкчесе буларак, балаларда мөстәкыйльлек, намуслы, максатчан булу якларын тәрбияләүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешә иде.

Хөрмәтле затларга багышланган тиешле җыр, биюләр, “Яшь йөрәкләр” ансамбле чыгышлары бәйрәм тантанасына ямь, күңел күтәренкелеге өстәде.

Авылыбызда 45-50 еллап тигез гомер итүчеләр шактый. Сәрвәр әби белән Әбделбарый бабайның әти-әни фатихасы аларны дус-татулыкта, бер-берсен кайгыртучан итеп яшәтәдер. Язмышларына шөкер итеп яшәүче ата-ана бала-оныкларына, дус-туганын якын итүче, кунакчыл, кешелекле җаннар.

Хөрмәтле Сибгать бабай һәм Асия әби өлкән яшьтә булсалар да, килештереп яши беләләр, һәркайда чисталык, йорт, капкалары матур итеп буялган. Бабай – балыкчы, күрше-тирә, туганнарга балыгын биргәләп тора. Асия әби бик оста пешекче, өстәлендә һәрвакыт кыздырылган балыгы, бәлеш-сумсасы әзер, дус-туганны бәйрәм ашына чакыра.

Асия әби белән Рәис бабайга да мактау сүзләре күп булды. Берсе баянда, икенчесе моңлы матур җырлары белән һәр бәйрәм-кичәләрдә тамашачылар күңеленә җан җылысы, рәхәтлек бирәләр. Алар төрле бәйге, фестиваль һ.б. чараларда тиешле урыннар яулыйлар. Беренче өлкә гаилә ансамбле лауреатлары, музыкасы белән бәйрәмне җанландыручы да Рәис бабай булды.

Бәйрәмне оештыруда клуб эшчеләренең роле зур, ә актив ярдәмчеләре - Гөлнура, Рәисә әбиләр ихлас күңелдән хезмәте, тормышы, яшәеше белән мактауга, хөрмәткә лаек авылдашларыбызның уңай якларын сәләтләрен оста итеп күрсәттеләр.

Соңыннан мул өстәл артында сыйлану, җыр-биюләр, күңел ачу озакка сузылды.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА,ветеран укытучы.Вагай районы, Юрмы авылы.
Редакциядән: хөрмәтле хәбәрчеләребез, хатларыгызда
кешеләрнең исемнәре белән бергә фамилияләрен дә язсагыз иде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума