#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бездә дә Сабантуйлар гөрләп уза

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең сазъяк - Лаемтамак авылында һәр ел саен халыкның көтеп алган милли бәйрәме - Сабан туе да үтте. Бу бәйрәмне уздыруда район депутаты Ринат Урамаев зур өлеш кертә. Аның соравы буенча Тубыл мәдәният үзәгендә эшләүче артистлар халык хөрмәтенә үзләренең концерт программаларын алып килделәр. Концерт программасын Зөфәр Янгулов үзенең “Дусларга” дигән җыры белән ачып тамашачылар күңелен бәйрәмчә күтәреп җибәрде. Аларның башкарган матур, моңлы, күңелле җырлары халык күңеленә бик ошады. Шулай ук безгә таныш булган ветеран җырчылар - Нурхәят Шагбанова һәм Светлана Костинаның җырларыннан халыкның бер дә аерыласы килмичә, кабат-кабат алкышлар белән сорап җырлаттылар. Оста итеп биегән кызыбыз Дилия Ишимцева үзенең биюләре белән халыкны таң калдырды.

Алар белән беррәттән Вилдан Мәмәталиев җитәкчелегендә оештырылган “Дуслык” (Лаемтамак) ансамбле җырчылары Фәния Назырова, Флора Юнусованың дуэт белән җырлауларын хуплап зур алкышлар белән каршы алдылар.

Безнең авылда туып-үскән, күп еллар буена мәктәп бусагасын таптап балаларга белем бирергә дә, җыр өйрәнергә дә, биергә дә оста, кирәк икән шигырь юлларын да язып биргән җырчыбыз Фәрзәнә апа Барсукова җырын кунаклар яратып тыңладылар. Җырга-моңга оста булган Равия Аллагулова “Моңлы язмышым” дигән җырны оста итеп башкарып халыкны таң калдырды. Лариса Мәмәтгалиева бер бәйрәмнән дә калмый, вакыт табып моңлы җырларын тамашачыларга бүләк итә. Кечкенә егетебез Руслан Нагипов та татар биюен бик матур башкарды.

Килгән кунаклар 19нчы “Звездный дождь” район фестиваль-конкурсында катнашып җиңү яулаган балаларга дипломнар тапшырдылар.

Бала-чага үзләренең матур җырларын татар телендә бәйрәмдә яңадан яңгыраттылар. Шушы тырыш балаларга киләчәктә яңадан-яңа уңышлар, бәхет, тыныч тормыш телисе кала.

Үткәрелгән төрле уеннарда катнашып - колга башына менүме, капчык сугышумы, су ташумы, көч сынашумы – һәркем үзенә дигән призны алып шат күңел белән өйләренә таралыштылар.

Киләсе бәйрәмнәргә кадәр авыл халкына уңышлар, күңел тынычлыгы, сәламәтлек Ходай насыйп итсен.

Шаһинур МӘМӘТГАЛИЕВА,
Тубыл районы, Лаемтамак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836