Безне берләштерә торган көн

последние и лучшие новости искусства в мире

48-84 ноябрьдә бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтте. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Ул 1612 елгы вакыйгалар белән бәйле – Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына берләшкән ата-бабаларыбызның батырлыгы. Бу үзара ярдәм һәм бердәмлек бәйрәме.

Россия төрле халыклар дус һәм тату яши торган күпмилләтле дәүләт.

«Безне берләштерә торган көн» фестивале кысаларында Акъяр авыл клубында «Йөрәкләребез җылысы» дигән акция бара. Әлеге акциядә Зур Акъяр авылы көмеш волонтерлары, мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар, тәрбияче Гөлнара Зимагулова катнаштылар. «Йөрәкләребез җылысы» акциясе ачылышында сәламләү сүзе белән «Россия өмете» Бөтенроссия хатын-кызлар берлегенең Акъяр бүлеге рәисе Татьяна Мадьярова, «Пенсионерочка» клубы әгъзасы Тәнзилә Степанова чыгыш ясадылар. Беренчеләрдән булып Разия апа Таштимирова, Розалия Кәримова, Гайшә Вәлиәхмәтова, Майсәрә Соловьева, Ачилә Сәгыйдуллина, Дарья Галеева ярдәмгә алындылар. Акциядә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт.

Без битараф булмаган барлык бәйләргә яратучыларны катнашырга чакырабыз. Егетләребез туңмасыннар, Суворов әйткәнчә: «Башыңны салкында тот, аякларыңны - җылыда!»

Акция 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, 41дән 45нче размерга кадәр бер яки берничә пар оекбаш бәйләргә кирәк булачак.

«Безне берләштерүче көн» фестивале эшне дәвам итте, концерт-күңел ачу программасына күчте. Розалия Кәримова һәм Ачилә Сәгыйдуллина Акъяр авыл клубына бәйрәмгә килүчеләрне сәламләделәр. Безнең тантанада Червишево муниципаль берәмлеге башлыгы Ирина Осадченко, ветераннар советы рәисе Зөлфирә Сергеева һәм башка кунаклар катнаштылар.

Россия зур күпмилләтле дәүләт буларак, һәркемнең мәдәниятенә, теленә сак караш булырга тиеш. Әле быел «Россия халыкларының мәдәни мирасы елы» да. Татар телен югалтабыз, оныкларыбыз аңламыйлар, сөйләшмиләр. Матур, моңлы телебез онытылса, без кем булачакбыз, балаларыбыз һәм оныкларыбыз кем булачак - «руслашкан татарлармы»? Җыр, музыка аша әлеге бәйләнешне саклап кала алачакбыз. Концерт барлык татарларның гимнына әйләнгән «И туган тел»не башкарудан башланды, бер көчле, бердәм тавыш булып зал «Моң» вокал коллективы (Мәйсәрә Соловьева, Рафис Мирасов, Ачилә Сәгыйдуллина) белән бергә җырлады.

Хореография коллективы җитәкчесе Лиана Политова «Че бию театры» коллективын булдырды, алар «Ай, былбылым» халык җырына лирик бию әзерләделәр. Җыр эчтәлегендәге фаҗига, бер канат кебек якын кешеңне югалту, сагыну бию телендә күрсәтелде. «Аккош» вокал балалар коллективы (Ильвина һәм Диана Измайловалар, Ләйлә Сәфәргалиева, Рузана һәм Илзан Таштимировлар) «Ай, былбылым» җырын башкарды. Җырның характерын җиткерде. «Аккош» коллективы 2020 елда оештырылган, кызлар бу концертка алты музыкаль чыгыш әзерләгәннәр.

«Кызлар» гимнастика коллективының «Миңа берничә сүз әйт» композициясен синхрон рәвештә бергәләп башкарулары концертның бизәге булды. «Джентельмен» биюе белән Полина Григорук сокландырды (җитәкчесе Альбина Бикмиева). Рәфисә Мирасова «Күп көч кирәк» шигырен сәнгатьле итеп укып чыкты. Вокал коллективы солисты Роза Казакеева тамашачыларны татар җырларын матур башкаруы белән куандырды. Ул Җәмилә Мирасова җырларын башкара, аның җырлары беркемне дә битараф калдырмый, күңелгә үтеп керә.

Бу көнне уен программасы да әзерләнгән иде: табышмаклар чиштеләр, мәкальләр, әйтемнәр әйтеп, «Кәрия-Зәкәрия» уенында катнаштылар.

«Себер халык уеннары» уен программасы себерлеләр уеннарына багышланган иде, алар «гаджетлар» булмаган вакытларны искә төшерделәр.

Бу чарада яшь тавыш куючы Эмиль Кәримовның дебюты булды, ул клуб эшчәнлегендә иң кирәкле, иң мөһим кеше.

Барыбызга да «Премьера» мәдәният һәм ял үзәге тәкъдим иткән призлар бүләк иттеләр. Безнең клубта үткәрелгән бер генә чара да чәйсез үтми. Бу чараны башкарган кешеләргә, катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Китапханәче Розалия Кәримова белән барлык чараларны бергәләп үткәрәбез, ул минем хезмәттәшем, тәҗрибәле белгеч, авылда хөрмәтле кеше.

Ачилә СӘГЫЙДУЛЛИНА, Төмән районы, Акъяр авыл
клубының мәдәни оештыручысы һәм «Моң»,
«Аккош» коллективлары җитәкчесе, көмеш волонтер
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума