#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Безнең Сәкинә апабыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Вагай районы, Юрмы авылында яшәүче, 38 ел гомерен мәктәпнең төрле эшләрен башкарып, хәзерге көнгәчә активлыгын югалтмаган, Юрмы авылы халкы өчен олы хөрмәткә лаек булган Мәгариф отличнигы, ветеран укытучы Сәкинә Нотфуллина Киндерледән туган авылына күчеп килгән елны яңа мәктәп төзелеше ахырына җиткән иде. Апа, пионервожатый буларак, яңа мәктәп тирәсен яшелләндерергә, агач-куаклар утыртырга кирәклеген күреп, бу эшкә бар күңелен, тырышлыгын куеп тотынды. Берничә ел үткәч, ак чәчәкләргә күмелгән шомырт, хуш-исле сиреньнәргә, башка төрле чәчәкле агачларга һәркем сокланып уза иде.

Мәктәпнең пионер дружинасы герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөрткәнлектән, һәр елны әдәби атналыкта күбрәк аның турында сүз алып барыла, оста шигырь сөйләүчеләр конкурсы, әдәби кичәләр әсәрләрен сәхнәләштерү, җырлар башкарыла. Халкыбыз горурлыгы герой-шагыйрь турында авыл халкы алдында клубта ата-аналар өчен кичәләр үткәрелә.

Сәкинә Рәхим кызы тәрбия буенча директор урынбасары булып эшли башлый, ә вожатыйлык хезмәтенә, җәмәгать эше булуына карамастан, бар күңелен бирә. Һәр класста җитәкчеләре белән “Ачык сандык”, “Туган авылым”, “Каз өмәсе”, “Урам бәйрәме” “Нәүрүз”, “Балалар сабантуе”, бабай-әбиләрнең элекке тормыш әйберләренә аукцион, ата-аналардан тиешле әйберләрне җыю, алар ярдәме белән бергәләп бәйрәм-кичәләр үткәрү традициягә кереп китә.

Сәкинә апа 13 ел профсоюз эшен җитәкли. Коллективта гомуми эшенең тиешле таләпләрен үтәүне контрольдә тота, бердәм, дус-тату эшләр өчен күп көч куя. Ул туры сүзле, бәхәсләшүне яратмый.

Сәкинә Рәхим кызы һәрвакыт клуб эшчеләренең бик актив ярдәмчесе булды. Юбилей, тематик кичәләр үткәрде. Мәктәптә дә, клубта да бию түгәрәген алып барды.

Вагай районында беренче татар фестивале Юрмыда үткәрелде. Фестиваль үткәрүдә Сәкинә Рәхим кызы зур тырышлык күрсәтте. Сәкинә апа күптән инде лаеклы ялда булса да, активлыгын югалтмады. Мәктәпне тәмамлаган берничә буын укучылар белән очрашу кичәсен үткәрер өчен мәктәп тарихының булуы бик мөһим иде. Бу эшне ялдагы өлкән укытучылар белән очрашып, аларның хатирәләренә таянып язды. Очрашу бәйрәме зур әзерлек, күңелләрдә калырлык истәлек-хатирәләр, уен-көлке, укытучыларны зурлау, истәлекле бүләкләр тапшыру белән үтте.

Элек-электән Юрмы, Әшле, Янек якларында язын, көзен юлларның начарлыгыннан җәфа чигәләр иде. Тынгысыз, яхшы күңелле Сәкинә апа ике мәртәбә халык исеменнән һәр йортка йөреп, юлларны рәтләтергә кирәк дип үтенечкә кул куйдырылган кәгазьләрен өлкә губернаторына җибәрә. Дөрес, юллар берникадәр рәтләнә.

Авылда 2013 нче елда яңа мәктәп төзелеп, иске мәктәпне җимереп алып ташлаганда, илебез азатлыгы өчен сугышта һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл дә юкка чыкты. Җиңү көненә җыелган авылдашларга Сәкинә апа заманча яңадан һәйкәл төзергә кирәклеген аңлатып мөрәҗәгать итте һәм үзе өч авыл халкыннан акча җыю эшен башкарды. Директор Әнвәр Гайсин Төмән осталарыннан менә дигән һәйкәл ясатып куйдырды.

Сәкинә апа нинди эшкә тотынса да, күңел биреп, җиренә җиткереп, максатына ирешүеннән канәгатьлек таба. Һәр эшендә өлгер, җаваплы Сәкинә Рәхим кызының нәтиҗәле хезмәте һәрвакыт тиешенчә бәяләнде. Алдынгы, тәҗрибәле вожатый намуслы хезмәте өчен өлкә мактау китабына теркәлә, В.И.Ленинның 100 еллык юбилей медаленә лаек була. Алдынгы активист вожатыйлар белән Польша иленә түләүсез сәяхәт итеп кайта. ЦК ВЛКСМның өч значогы, берничә Мактау грамоталары бар. Үзәк, мәгариф, өлкә, районның фән укыту өлгерешләре, профсоюз, пионер, авыл мәдәният эшләре буенча бик күп грамоталар иясе ул.

Сәкинә апа 80 яшькә җитүгә карамастан, яшәгән йорты матур чәчәкләргә күмелеп утыра, бакчасында нәрсә генә үсми, нинди генә эшләр башкармый, һәрвакыт хәрәкәттә.

Гөлҗиһан ЗАКИРОВА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836