tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Октябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Безнең Тубыл читекләре чигүле дә, каюлы да

последние и лучшие новости искусства в мире

29-28Халкыбызның бизәкләп чигелгән читекләре, башмаклары үткән гасырда ук дөнья базарында дан тоткан. Татар читекләре Парижда алтын медаль белән бүләкләнгәне турында да билгеле. Күп еллар элек безнең әбиләребезгә читекләрне Казаннан алып кайталар иде.

Тубыл шәһәрендә милли күлмәкләр тегүче осталар булганын белә идек, ә читек тегүче Шәйдулла абый Хәмидуллин белән быелгы Сабантуйда таныштык. Аның күргәзмәгә алып килгән чигүле читекләре һәркемне кызыксындырды. Оста үз куллары белән эш барышын күрсәтеп тә, сөйләп тә бирде.

Үзе Вагай районы, Күбәк авылында күп балалы гаиләдә туы-үскән якташыбыз югары белемле инженер–механик икән. Ул озак еллар “ГлавТюмень геология” оешмасында эшләп, лаеклы елга чыккан. Үзе белән таныштырып, ул: “Буш вакытым беркайчан булганы юк. Балта остасы да, мичләр салучы да булдым. Соңгы елларны милли юнәлеш кызыксындырды. Тормыш юлымда күп нәрсә эшләргә туры килде. Йорт төзедем, ә чигү чиккәнем юк иде. Себердә яшәсәм дә, Арча милли аяк киемнәре фабрикасы турында белә идем. Интернет аркылы сорауларга җавап эзләдем. Чигү технологиясен өйрәнәсем килде. Кыскасы, күңелемне милли бизәкләр үзенә тартты. Йомшак күннән эшләнгән аяк киемнәрен алучылар да тиз табылды”, - дип сөйләде Шәйдулла абый. Әлегә аның остаханәсе дүрт бүлмәле фатирының бер бүлмәсендә урнашкан. Аның хыялы - шәһәрдә бу юнәлешне киңәйтү, Арчага барып читек тегүчеләр белән танышу.

Элек чигүле читекләрне әби-бабаларыбызның аякларында гына күрә идек. Соңгы елларны Себердә артистларыбызның аяк киемнәренә сокланып карыйбыз. Сирәк булса да, көндәлек тормышта милли киемнәрдә, читекләрдә йөрүче якташларыбызны урамда да очратырга була. Шәйдулла абыйдан да, кайда сатыла читекләрегез, дип сораучылар күп булды. Күңел җылысын биреп эшләгән читекләр тегүче, милли бизәкләрне чигүче Шәйдулла абый Хәмидуллинга уңышлар телик, хыяллары тормышка ашсын. Сокланырлык хезмәтенең киләчәге булсын өчен милли җанлы ярдәмчеләр табылсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836