Материалы

Безнең авыл мулласы

последние и лучшие новости искусства в мире

38-9Хәзерге вакытта Яркәү районының Карбан (Кызылкаш) авылында мулла вазыйфасын әлеге торак пунктта яшәүче Ильяс Тимерали улы Ярмөхәммәтов башкара. Хатыны һәм ярдәмчесе - Хавия ханым аның янәшәсендә.

Ильяс Тимерали улы күп балалы гаиләдә туа. Әнисе Мәүчидә Мәхмүт кызы (1924-2012) - тыл хезмәтчәне. «Герой-ана» исеменә лаек була. Ире белән бергә 11 бала тәрбияләп үстерәләр: Клариза, Асия, Таштимир, Марат, Мирсат, Рәйсә, Тәнзилә, Хәмзә, Ильяс, Вилдан, Илфат.

Әтисе Тимералый Кәрим улы Мөхәммәтов (1921-1981) - Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугыш башланганда армия сафларында хезмәт иткән була ул. Сугышның беренче көннәрендә фашистларга каршы сугышка керә. 170 нче укчы полкта сугыша. Сугышларның берсендә авыр яраланып, госпитальгә озаталар. Яңадан торгызылганнан соң, ул үз частенә әйләнеп кайта һәм Җиңү ахырына кадәр сугышуын дәвам итә. Батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң туган авылына кайта. Колхозда хисапчы булып эшли.

Карбан - атаклы Советлар Союзы Герое Хәмит Әхмәт улы Неатбаковның кече Ватаны.

Безнең авыл нык рухи-тарихи тамырларга ия. Яңа мәчет төзелеше авылның рухи мәдәниятен үстерү өчен үзенә күрә бер этәргеч булды. Ильяс имам мәктәпнең педагогик коллективы белән берлектә үсеп килүче буынга әхлакый һәм рухи тәрбия бирү буенча зур эш башкара. Мәчеттә мөселман бәйрәмнәре үткәрелә.

9 май көнне, тантаналы митингтан соң, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре истәлегенә багышланган катым үткәрү традициягә әйләнде. Бу ел да искәрмә булды.

Аның зур хыялы бар - Ходайга мәхәббәт белдерү, итагатьлелек һәм тугрылыгын күрсәтү өчен Хаҗ гамәлләрен үтәп кайту.

Ильяс Тимерали улына чын күңелдән сабырлык, сәламәтлек, хыялы тормышка ашуын телим.

Гөлнур ӘХМӘТОВА, Төмән шәһәре.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума