Материалы

Безнең бердәмлегебез “Яңарыш”та

последние и лучшие новости искусства в мире

Өлкә татар газетасында 20 елга якын эшләгән еллар бер мизгел эчендә узып та киткәннәр. Яшәгән гомеремнең иң бәхетле, иң кызыклы, иң мәгънәле еллары. “Яңарыш”та эшли башлаганда миңа нибары 45 яшь кенә булган икән. Кеше гомеренең иң матур чагы. Азмы-күпме акыл туплап, тормыш тәҗрибәсен алган чор, дияр идем.

Саз як авылларының авыр тормышлары “Яңарыш” газетасына мәкаләләр яза башларга мәҗбүр итте. Үзгәртеп кору җилләренең үтеп кермәгән җире калмады, шулай ук сазъякларда җитди проблемалар башлануга, аларны чишү юлларын эзләп, газетабыз “Яңарыш”ка мөрәҗәгать иттек. Җан ачысы яңгырап торган берничә мәкалә язганнан соң, газетаның баш мөхәррире Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов мине эшкә чакырды. Утсыз, сусыз, юлсыз яшәүче сазъяк авылларга газетадан башка ярдәм итү мөмкин түгел иде. Мәкалә артыннан мәкалә яза-яза безнең зарыбыз түрәләр колагына барып җитте. Шул елларда юлсыз авылларга сазлыклар аркылы барып җитәсе бик авыр иде. Шуңа күрә анда барырга бөтен кешенең дә батырлыгы җитми. Командировкалардан кайтуга һәрчак безне мәшһүр, гаять акыллы, сүзләребезне хуплап, ярдәмгә килүче Азат Гыйззәт улы күз алдына килеп баса. Җыеп кайткан мәгълүматларны язгы ташудай ашкынып яза идек.

Кешенең акыллылыгы кешене тыңлый белүдә, дигәннәре хактыр. Азат абый игътибар белән тыңлый, аннары язып керткәч, хуплап үз фикерен әйтә иде. Әйе, шул елларда сазъяклар тормышын яхшырту, реаль максатларга ирешү өчен чын-чынлап көрәш барды. Бүгенге көндә саз арты татарлары Азат Сәгыйтовка, элекке Дума депутаты Әхтәм Каюмовка рәхмәтле. Аллага шөкер, кышкы юллар шәһәрдәгедән дә яхшырак ясала, тәүлек буе электр утлары бирелә, авылларда берничә кибет эшләп тора. Авыллар өчен иң мөһиме – юллар булуы. Почта үз вакытында йөри. “Яңарыш” газетасына язылалар һәм яратып укыйлар. Минемчә, газетаның быел 30 еллык юбилее җитеп килгәндә, татарлыгыбызны хуплап, тагын да күбрәк язылсыннар иде.

Мин хәзер ялда, халык өчен көтелмәгән афәт чыгып, барыбыз да өйдә утырырга мәҗбүр булдык. Шул чак күңелләрне җылытып “Яңарыш” газетасының өйгә килеп торуы, безнең барлыгыбызны, яшәү дәвам итүен белдерде. Бер әрмән кешесе белән сөйләшкәндә: “Татарлар бөек халык, тик аларның бердәмлеге юк”, - дигәне һич тә истән чыкмый. Моның белән килешмичә дә булмый. Сүз дә юк, без тырыш, чисталык-пөхтәлек сөюче уңган халык. Тик телебезне бала-оныкларга өйрәтмәвебез күңелне тырный. Минем фикеремчә, һәрбер татар гаиләсе өстәлендә “Яңарыш” ятса, “Мин татар”, дип тәкрарлап торсак, татарлар бер-берсе белән анда язылган мәкаләләр буенча фикер алышып, аралашып торсалар, бик тә яхшы булыр иде. Газетага дәррәү килеп язылсалар, безнең бердәмлек шунда чагылып, менә без татар халык нинди бердәм дип, горурланып әйтер идем.

Наилә САФИУЛЛИНА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума