Материалы

“Безнең көч – бердәмлектә!”

последние и лучшие новости искусства в мире

1-3Нәкъ шул исем белән башланган зур юбилей кичәсе бу сүзләрнең дөреслеген тагын бер кабат раслады. «Без бергә» дип язылган иде «Тимерюлчы» мәдәният сарае сәхнәсендә. Зал тулы тамашачы – кадерле татарларыбыз.

Тантаналы музыка астында сәхнә ачылгач, андагы өлкәбезнең йолдызларын, тырыш шәхесләрен, дин әһелләрен зал көчле алкышлар белән каршы алды. РФ Гимны, татар халкының Гимнына әйләнгән Тукаебызның “Туган теле”, Себер татарлары Гимны яңгырады. Ә экранда себернең бай табигать күренешләре, данлы кешеләре, татарыбызның күренекле шәхесләре портретлары күрсәтелеп барды.

Күңелдә күтәрелгән көчле хисләр басылып та өлгермәде, тәбрикләүләр башланды. Сәхнәдә дин әһелләренә, мәгарифебез үсешендә зур өлеш кертүчеләргә, татар мәдәнияте һәм фольклорның иң яхшы эшлеклеләренә, хәйриячеләргә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Төмән өлкәсендәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров җылы сүзләрен җиткереп, һәркайсына тиешле бүләкләрен - Бөтендөнья татар конгрессыны «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медален, Рәхмәт хатын тапшырдылар. Татар теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында җиңгән иң яхшы укучыларга истәлекле сәгатьләр бирелде.

Аннары концерт программасы башланды. Анда «Сүнмәс хисләр» вокал ансамбле, «Йолдызлык» балалар эстрада вокалы студиясе, «Дуслык» халык хор, «Умырзая» вокал коллективлары, Мөнирә Хөснетдинова, «Әхтәмушки» халык җыр ансамбле, Луиза Сөрмәтова һәм Мансур Кәбиров дуэты, «Умай» фольклор-инструменталь ансамбле, «Аккош» хореография студиясе, Илчан Хөснетдинов, Татарстан кунагы – атказанган артист Ваес Бәйрәмов, «Зөбәрҗәт» татар җыры, «Шытыр-шатыр», «Саз», «Тамаша» фольклор-этнографик ансамбльләре, «Киндерле кичләре», «Вак бәлеш» балалар фольклор коллективлары, Гүзәл Мәчитова чыгыш ясадылар. Күңел тантана итте: никадәрле талант яши тирәбездә, никадәр бай без!

Тантананың өченче өлеше 70 яшен тутырган мәдәниятебез йолдызы Җәгъфәр Касыймовка һәм ул оештырган 10 еллык юбилеен каршы алган «Пышны» фольклор коллективына багышланды. Җитәкчеләре белән Муллаш авылының сәләтле ир-егетләре, уңган хатын-кызлары төйдереп биеделәр дә, шәп итеп җырладылар да.

Ә тамашаның кульминацион өлеше – бер ел элек Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев пышнылыларда кунак булганда вәгъдә иткән концерт баянын тапшыру иде.

- Һәр милләтне шәхесләр билгели. Язучылар, әдипләр, каһарманнар белән беррәттән, татар сәнгатендә, тарихта үзенең тирән эзен калдырган милли җанлы, милләтпәрвәр, тынгысыз җан иясе, үзенең бөтен гомерен милләткә, татар сәнгатенә багышлаган Җәгъфәр абый Касыймовны чын күңелдән котлыйк әле, - дип башлады сүзен Данис Фәнис улы. – Ул татарыбызны дөньякүләм таныта. «Түгәрәк уен» бөтенроссия фольклор фестивалендә Җәгъфәр әфәндене бөтен ил күреп калды. Дистәләгән еллар буена ул безнең белән бергә. Әлбәттә, ул конгресс медале иясе, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе исеме иясе дә. Аның янәшәсендәге иҗат коллективлары әгъзаларына олы рәхмәтләр һәм уңышлар телим. Без Җәгъфәр абыйның хыялы булган бүләкне алып килдек – ул затлы баян.

Хөрмәткә ия шәхесебез аны зур хөрмәт белән кулына алды, ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шатлыклы хисләреннән тамашачыга да өлеш чыкты сыман. Ап-ак, ялтырап торган баян бик килешә иде үзенә.

Аның талантына сокланып, яраткан сәнгать остасын күрергә, тыңларга килгән халык басып алкышлады үзен.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума