Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Бу юлы Казаннан 700 китап алып кайттык»

последние и лучшие новости искусства в мире

39-8Бу көннәрдә «Яшь буын» өлкә татар яшьләре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов Казан шәһәреннән татар китаплары алып кайтып, мәктәп һәм авыл китапханәләренә таратты. “Менә инде 5 ел рәттән Бөтендөнья татар Конгрессына мөрәҗәгать итеп, этно-мәдәни компонентлы мәктәпләрне татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре, методик ярдәмлекләр һәм китапханәләрне матур әдәбият белән тәэмин итәбез. Быел, мәсәлән, 700 китап алып кайттым. Аларны районнардагы татар авылларына таратабыз.

Бу юлы Бөтендөнья татар Конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров белән Кырынкүлдә ачылган яңа мәктәптә булып, китапханәгә 50гә якын китап бүләк иттек. Аннары Яркәү районының 9 китапханәсенә тапшырдым. Һәр китапханәгә якынча 20-25 китап эләгә. Әле күп кенә мәктәпләребез дәреслекләр, фәнни-методик әсбаплар, әдәби материаллар белән тулысынча тәэмин ителмәгән. Мәктәп җитәкчеләре, укытучылар шалтыратып сорыйлар. Әле генә әйтеп үткән Кырынкүл мәктәбендә укучылар саны ике мәртәбәгә арткан. Биредә белем алучы башка милләт балалары арасында татар телен үзләштерергә теләк белдерүчеләр күп икән. Бу күренеш безне бик шатландырды һәм эшләргә импульс бирде, дип әйтергә була”, - дип сөйләде Фәрид Зәки улы.

Винзили поселогында эшләп торучы Төмән районының «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» автоном оешмасында Фәрид Кормановны директор Роза Фрунзиковна Арутюнян үзенең хезмәткәрләре белән бик җылы каршылады. Бирегә Фәрид Зәки улының 4 нче мәртәбә китаплар алып килүе икән. Шул арада хезмәткәр Светлана Рямова аңа татар авыл китапханәләре сораган китаплар исемлеген тоттырып, аларны тизрәк булдыру юлларын карадылар. “Укучыларыгызның теләген чын күңелдән кайгыртуыгызны күрү – күңелемә бәлзәм булып ята. Рәхмәт сезгә, үз вазифагызны зур җаваплылык белән үтәгәнегез өчен”, - дип Фәрид Зәки улы, китапханәләргә китаплар тапшырды. Тиз арада хезмәткәрләр яңа китаплардан күргәзмә төзеп җибәрделәр. Роза Фрунзиковна рәхмәтен белдереп: “Татар китапларына бездә ихтыяҗ бик зур, алар тузанланып ятмыйлар. Мәсәлән, соңгы вакытта Каскара, Ямбай, Муллаш авылы китапханәләреннән Мостай Кәрим, Муса Җәлил, Габдрахман Әпсәләмов һәм җирле авторлар - Якуб Зәнкиев, Булат Сөләймановның әсәрләре белән кызыксынучылар бар. Без районда узган милли чараларда бик актив катнашабыз. Татар мәдниятенә дә зур әһәмият бирәбез. Нинди генә чара уздырсак та, һәрвакыт бөтен күңелебезне биреп башкарабыз”, - диде. Чәй өстәле артында яшьләр лидеры белән директор киләчәктә дә тыгыз мөнәсәбәттә эшләргә килешеп, планнар төзеделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836