#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Әбием” һәм байкерлар, алай гына да түгел...

последние и лучшие новости искусства в мире

39-6“Социаль эшмәкәрләр” оешмасының бер юнәлеше булган “Әбием” бренды кәләпүшләре дөнья буйлап танылдылар, әледән әле бу проектның социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә Ялутор әбиләре теккән бу үзенчәлекле, күркәм баш киемнәре кигән малайлар, ир кешеләр фоторәсемнәре бирелеп бара. Аларның җитәкчеләре Әлфия Кәбирова әбиләргә төрле шөгыльләр табып тора, очрашулар үткәрә, шулай ук оста куллы милләттәшләребез белән элемтә булдыруны да дәвам итә. Соңгы вакытта гына Ялутор мәчете территориясендә узган чираттагы милли ризык пешерү буенча мастер-класска хатын-кыз байкерлар да килгәннәр иде.

Хатын-кызларның Урал буенча мотоцикллар белән узышны оештыручы Екатерина Дубравина һәм Анна Алексеева теләүчеләрне мотоциклларда йөртеп алу алдыннан үз социаль эшләре белән таныштырдылар, “Әбием” әгъзалары белән аралаштылар. Роза апа Захарова өйрәтүендә кызлар бергәләшеп пешергән кыстыбыйлар белән чәй эчтеләр.

Сугыш михнәтләрен күргән, милли гореф-гадәтләребезне генә түгел, кул эшләренә оста халкыбызның шөгыльләрен дә саклаган әбиләргә ярдәм йөзеннән оешкан бу проект үз тирәсенә төрле төбәкләрдә яшәүчеләрне туплау турында да кайгырта. Әле генә Әлфия ханым һәм социаль эшмәкәрлек турында идея бирүче, хуплаучы, гел ярдәм кулын сузучы Раил хәзрәт Муллаш хатын-кызлары белән эшлекле очрашу үткәрделәр, үзләре, эшләре белән таныштыргач, киләчәккә планнары белән бүлештеләр. Муллашлыларда зур кызыксыну уяттылар, авыл хакимияте җитәкчесе белән килешүдән соң, анда да тиздән ныклап эш гөрли башлар.

- Алдагы көннәрдә Свердловск өлкәсенең Новоуральск каласында яшәүче актив өлкәннәр үзләренә чакыралар, - дип сөйли Әлфия Кәбирова. – Иң элек телекүпер ярдәмендә аралашырбыз, аннары якыннанрак сөйләшергә кирәк булыр.

Әбиләребез бакча эшләре белән мәшгуль булган арада, җәен мин Болгариянең София шәһәренә Сабан туена бару бәхетенә ирештем. Анда татар аш-су остасыннан пешерү серләрен өйрәндем, җирле радиотапшыруда катнаштым. Ә иң төп максат – эшебездә файдалы шәхесләр белән танышу.

Әлфия ханым гел эзләнүдә, белем үзләштерүдә ул. Шулар белән бергә төп хезмәте – психологик яктан ярдәм итүне дә дәвам итәргә кирәк бит әле.

“Әбием” интернет кибетендә соңгы вакытта кәҗә йоныннан бәйләнгән йомшак мамык шәл һәм табигатьнең иң чиста урыннарыннан җыелган мәтрүшкәле татар чәен очратырга була.

Җәйге сәяхәтләренең берсендә – туган якларына юл алганда бала чагындагы җылы, йомшак мамык шәлләрне бәйләүче Сәрия апаны эзләп таба Әлфия ханым. 90 процент кәҗә мамыгыннан, 10 процент йоннан торган бу шәлләрне монда бер җирдән дә таба алмый. Хәзер инде теләүчеләргә рәхәтләнеп тәкъдим итәргә мөмкинлек бар. Әбиләр кулы белән тегелгән татар бизәкле капчыкчыклардагы мәтрүшкәле чәйне кем генә яратмый икән!? “Бала чагындагы авыл өендә җылы шәлгә төренеп тәмле бал белән мәтрүшкәле чәй эчеп утырган мизгелләр күпләрнең күңел түрендә саклана булыр, без шул әбиле авыл өендәге балачакка “алып кайтырга” тырышабыз. Аның өчен интернет кибетебездә бабай кигән түбәтәй дә, авыл балы да, шәл, чәй дә бар. Алар барысы да уңган әбиләребезнең шифалы куллары белән булдырылган, алар әзерләгән савытларга салынган”, - диде җитәкче Ә.Кәбирова.

“Әбием” проекты останың күңел җылысы, күз нуры, иҗади сәләте нәтиҗәсендә булдырылган бәяләп бетергесез кул эшләрен бергә туплау, остага матди яктан ярдәм итү, анда кешегә кирәклелек хисен тудыру, милли йолаларыбызны саклау кебек изге теләк-уйлар белән эш итә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836