#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бигәтендә дә бәйрәм үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

34-9Авыл мәчетендә узган дини бәйрәмебезгә күрше Аромаш районы, Чумык авылыннан да милләттәшләребез килә. Бигәтендә узган чара турында Фәүзия апа Әбүбакирова: ”Мәчеткә бөтенесе бәйрәмчә, матур киенеп килгәннәр. Бигәтендә яшәүче якташларыбыз кунакчыл, ачык йөзле, ярдәмчелләр. Чумыктан килгән Фәрит хәзрәт Әбүбакиров азан әйтеп, авыл халкы белән бәйрәм намазын үткәрде. Ул үтемле сүзләр белән вәгазь әйтте, аннары Корбан бәйрәменең тарихын тәфсилләп сөйләде, Аллаһыдан һәркемебезнең гөнаһларын кичерүен, сәламәтлек, иман байлыгы сорады.

Бәйрәм чарасында күп апалар, әбиләр, авыл халкы җыелышып бәйрәм табынын әзерләгәннәр. Авыл халкы Корбан гаетенә килгән һәр кешене җылы сүз белән каршылады. Мәчет алдында әзерләнгән милли табын артында ашка дога кылдылар. Бигәтен авылында чалынган корбанлыкларны Аллаһы кабуллардан кылсын дигән теләкләр яңгырады. Монда да мәгънәле сүзләр, теләкләр әйттеләр. Оештыручылар өлкәннәргә хөрмәт күрсәттеләр. Авылның уңган хатын-кызларына, дини бәйрәмне оештыруда зур тырышлык күрсәткән Тамара Вахитовага рәхмәтләребезне юллыйбыз. Сезгә имин, тыныч тормыш, сәламәтлек телибез. Киләсе елларга да Корбан гает бәйрәмнәрен бергәләп каршы алырга язсын”, - дип сөйләде Флера апа Әбүбакирова.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836