Материалы

Бик күңелле ял иттек

последние и лучшие новости искусства в мире

Вагай районы, Юрмы авылында туып-үсеп, күршедәге Әшле авылы кызы Рәйсә Таштимер кызы белән үрнәк гаилә корып, үзләре кебек тырыш, максатчан ике бала үстереп 38 ел тату гомер кичергән һәм гаиләсендә чын хуҗа, сабыр холыклы, һәркемгә игътибарлы, ярдәмчел, кешелекле булуы белән якыннары, авылдашларының хөрмәтен яулаган Рәдиф Нәфыйкъ улы Сафиуллинга бу көннәрдә 60 яшь тулды. Яраткан әтиләрен сөендереп кызы һәм улы гаиләләре белән якын туганнарын Төмән шәһәрендәге кафега җыеп, бик зурлап туган көнен уздырдылар.

Юбилейны Талымхан авылында яшәп иҗат итүче, күренекле мәдәният хезмәткәрләре Гөлнур һәм Ислам Сафиннар бик күңелле, кызыклы итеп алып бардылар. Кунакларны биеттеләр дә, җырлаттылар да, төрле уеннар да оештырдылар. Мәҗлестә һәркемебез зур канәгатьлек кичереп, көндәлек эш-мәшәкатьләреннән арынып, ял иттек. Юбилярны котлаучылар Рәдиф Нәфыйкъ улының барча уңышларын, аның яхшы сыйфатларын барлый-барлый, изге теләкләрен юллап бүләкләрен тапшырдылар. Барыбызны да таң калдырганы – улы Рушанның әтисенә тантаналы рәвештә чит ил маркалы машина ачкычын тапшыруы булды. Шунда һәркемебез: “Машинаның рәхәтен күреп, бала-оныкларын сөендереп хатыны Рәйсә Таштимер кызы белән озак еллар бәхеттә, шатлыкта яшәргә язсын”, - дигән теләкләребезне җиткердек.

Рәис, Зәйтүнә, Зәки, Нурия НАСРУТДИНОВЛАР, Вагай районы, Әшле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума