Материалы

Әбиләр бәйгесендә

последние и лучшие новости искусства в мире

12-4Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә традициягә кергән “Супер әби” бәйгесе узды. Быел бу чарада Заречный һәм Иске Заречный микрорайоннары ветераннар советы оешмаларыннан төрле милләт әбиләре катнаштылар. Алар үзләре турында җыйган мәгълүматлардан күргәзмә оештырганнар, аннары пешереп алып килгән ризыкларын, кул эшләрен матур бизәп өстәлләргә куйганнар. Чараны үзәк хезмәткәре Стелла Шакирова бик оста алып барды. Башта ул җыелган халыкны жюри рәисе - өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе В.Ташкалова, әгъзалары – “Орфей” мәдәният йорты хезмәткәре С.Чикишева, “Водник” мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Е.Муслахетдинова белән таныштырды һәм катнашучыларның гаилә архивыннан фотолар кулланып, һәрберсе турында аерым кызыклы итеп сөйләде, әбиләрнең үзләренә өстәргә дә мөмкинлек бирде. Әбиләрнең балачаклары сугыш елларына туры килгән, язмышлары охшаш та, үзенчәлекле дә.

Икенче номинация – аш-суга осталыкларын тикшерү иде. Биредә Иске Заречный микрорайоны ветераннары советы рәисе Р.Дәүләшина (рәсемдә) үзенең балан һәм балык бәлешләре белән беренчелекне алды. Жюри әгъзаларына Т.Велижанинаның тозлы кыярлары да бик ошады, ул рәхәтләнеп рецепты белән бүлеште. Ә инде әбиләрнең сәләтләренә тамашачылар чынлап сокландылар. Г.Курочкина тормыш иптәше белән гаилә тормышына кагылган үзләре язган шаян шигырь сөйләп халыкны көлдерделәр. Күптән түгел 85 яшен билгеләп үткән Т.Никиткова белән Н.Майорова матур җырлаулары белән тамашачылар мәхәббәтен яуладылар. Э.Афонькина оста итеп лирик шигырь сөйләде. Такмаклар башкарган П.Половниковага да “Шаян әби” исеме болай гына бирелмәде. Жюри әбиләрнең иң-иңнәрен сайлаган арада үзәк артистлары – “Илһам”, “Әпипә” уен-корал, “Аккош” балалар бию, “Сүнмәс хисләр”, “Заречная околица” җыр ансамбльләре чыгыш ясадылар, Ә.Миннебаев уен коралларында төрле көйләр башкарды, А.Хәмидуллина матур җыр бүләк итте. Әлеге бәйгедә җор телле, җыр-биюгә оста, шигырьләр дә язучы Н.Майорова җиңде. Катнашучыларның һәрберсенә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума