Материалы

Биология фәне укытучысы белән

последние и лучшие новости искусства в мире

2-3Яңа идеяләр, иҗади эшләр белән кызыксындырып, укучыларына өлкә, район күләмендә җиңүләр яуларга булышучы биология укытучысы Елена Александровна Сагидуллина Р.Алимбаев исемендәге Исәт урта мәктәбендә 20 елдан артык эшли. Дәрестә мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне куллану аңа педагогия өлкәсендә яңалыклар үзәгендә булырга, укучыларга яңа дәресне тирәнтен өйрәнергә, белемнәрен системага салырга, китап һәм өстәмә әдәбият белән үзлектән эшләргә күнекмә булдырырга ярдәм итә. Биология дәресендә Елена Александровна укучылары белән эзләнү-тикшеренү эшләре үткәрә.

Мәсәлән, үткән ел 10 сыйныф укучылары Елена Суханова белән Диана Тимирбаева “Эврика” район фәнни-практик конференциясендә “Биология һәм кеше” номинациясендә “Нинди каймак ашыйбыз?” дигән темага башкарылган фәнни хезмәтләре белән 1 урын яуладылар. Аларның докладлары “Киләчәккә адым” өлкә бәйгесенә сайланды. Шулай ук Елена Александровна җитәкчелегендә мәктәп укучылары “Медиастрана” өлкә проектында катнаштылар. «Медиастрана» – мәктәптә медиа белем бирүне яклау проекты, ул мәктәп массакүләм мәгълүмат чараларының статусын күтәрү һәм популярлаштыруга юнәлтелгән. Проект ноябрь аеннан апрельгә хәтле барды, шул вакыт эчендә укучылар өлкә үзәгенә йөреп 5 белем бирү модулендә булдылар. Һәр блокта (интернет, видео, радио, басма һәм пиар модульләрке) экскурсияләр, тренинглар, мастер-класслар, эшлекле уеннар, иҗади очрашулар оештырылды. Биредә укучылар креатив уйларга, төгәл һәм нигезле сөйләргә, кадрда үзләрен тыныч, табигый тотарга, популяр яңалыклар ясарга, газетаны биткә салуны, радио тапшырулар һәм видео роликлар төшереп монтажларга өйрәнделәр. Бу белемнәрен хәзер алар мәктәп тормышында актив кулланып, мәктәп газетасы бастыралар, видео роликлар төшерәләр.

25-27 сентябрь көннәрендә “Витязь” өлкә сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә өлкә мәктәп урманчылыкларының 11 нче слеты узды. Ул флагчылар парады белән башланып китте. Якты лазер тамашасы, “Елочка” флешмобы яшь урманчылар юнәлешенең бердәмлеген күрсәтте. Аннары “Иң яхшы” исемен яулар өчен 26 команда ярышты. Ялутор районыннан Исәт мәктәбенең Елена Сагидуллина җитәкчелегендәге “Яшел патруль” командасы составындагы Илнар Фәтхиев, Карина Фазыйлова, Марат Ташмөхәммәтов, Розалина Назыйрова, Денис Сабиров югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. “Таксация”, “Дендрология”, “Урман хуҗалыгы” номинацияләрендә балалар агачларның зурлыгын үлчәп, корыган үсемлекләр җыелмасыннан агач-куакларның төрләрен, еллык боҗраларыннан яшьләрен билгеләделәр. ”Энтомология” номинациясендә Марат Ташмөхәммәтов 3 урын, ”Экология” номинациясендә Розалина Назыйрова кызыксындыру урыны алдылар һәм балалар кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. “Урман янгынчысының бер көне” команда бәйгесендә безнең команда яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Гомумән, өлкә мәктәп урманчылыкларының слеты һәр яктан уйланып, югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Балалар күңелле ял итеп, белемнәрен арттырып, яңа дуслар таптылар. Менә шулай, Исәт урта мәктәбенең иҗади укытучылар коллективы җитәкчелегендә укучылар гомуми белем алу гына түгел, төрле юнәлеш буенча белемнәрен үстерәләр.

Асия КАДЫЙРОВА, Ялутор районы, Исәт авылы.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума