Материалы

Болгар дәүләте

последние и лучшие новости искусства в мире

29-3Идел буендагы Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүе көне 922 елның 21 мае дип исәпләнә. Быел әлеге бөек тарихи датага 1100 ел булды. Исламны кабул итү татарларга бай рухи мәдәният, мәгърифәт, әхлак алып килгән. Мөселман халыклары 1100 ел дәвамында исламның әхлакый кануннары нигезендә иманнарын һәм гореф-гадәтләрен яклаганнар һәм тарихи чорлар, фаҗигале көннәр аша динебезне күз карасыдай саклап, бүгенге көнгә китереп җиткергәннәр.

Россия Федерациясе җитәкчелеге әлеге олуг юбилейны бәйрәм буларак билгеләп үтү турында карар чыгарды. Татарстан Республикасы һәм милләтебез, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге дә бу юнәлештә күп кенә чаралар үткәрергә планлаштырдылар. Менә аларның кайберләре: Казанда Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салу, Уфадагы Россия ислам университетының яңа комплексын ачу, Түбән Новгородта тарихи Ярминкә мәчетенә нигез ташын салу, Сембердә Болгар чорына караган тарихи-мәдәни комплексны ачу, Касыймда Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачу, Казандагы тарихи «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә төзекләндерү эшен тәмамлау, Болгарда транспорт һәм инфраструктура мәсьәләсен хәл итү, Россия халыкларының милли әдәбият фестивален үткәрү, Болгар чорына караган язма ядкәрьләрне барлап китап итеп бастыру һәм тәкъдим итү, инкыйлабка кадәрге татар дин галимнәре хезмәтләрен бастыру.

Әлбәттә, тарихчылар билгеләп үткәнчә, ислам динен безнең урта гасырда яшәгән бабаларыбыз берничә этапта кабул иткәннәр – башта Идел Болгарстанында (аннан да алда, бәлки, Хәзәр каһанлыгында), аннан, монголлар килгәнче, кыпчакларның бер өлеше (Хәрәзм белән бәйлеләре) – XI гасырда, ә инде Алтын Урда татарлары – Үзбәк хан (1312–1341) дәверендә. Кайбер татарлар яшәгән төбәкләрдә халыкны исламлаштыру тагын да соңрак чорда булган (XV–XVI гасырларда).

Болгарлар игенчелек, терлекчелек, балыкчылык, кәсепчелек (затлы мехлы җәнлек аулау, чолыкчылык (умартачылык), һөнәрчелек (тимер һәм бронзадан, сөяктән, пыяладан әйберләр эшләү, агач эшкәртү, чүлмәкчелек, зәргәрчелек), сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Русь, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европаның башка илләре, Кавказ арты һәм Кара диңгез буендагы дәүләтләр белән актив сәүдә эшләре алып барыла. Читкә кыйммәтле мех, тире, күн, ашлык, бал һәм балавыз чыгарыла, читтән бизәнү әйберләре, аш тәмләткечләр, ефәк, корал, көмеш (IX–X йөзләрдә), гәрәбә кертелә.

Язма һәм археологик чыганаклар буенча 150ләп шәһәр (Болгар, Биләр, Богдашкино, Җүкәтау, Суар), 800дән артык авыл, шулай ук кечерәк шәһәрчек-ныгытма калдыклары билгеле. X йөздә Болгарда һәм Суарда болгар акчалары сугыла. Дәүләт башкаласы X йөз–XII йөзнең 1 нче яртысында – Болгар, XII йөз уртасыннан Биләр була. Күп кенә шәһәрләр ныгытмалар белән эчке һәм тышкы шәһәрләргә бүленеп төзелә (Биләр, Суар, Җүкәтау). Шәһәрләренең күпчелеге утар-кварталлар рәвешендә була. Кайчак шәһәр ныгытмалары артында кәрвансарай корылмалары урнаша. Шәһәрләр күбесенчә агач йортлардан, ярымземлянкалар һәм землянкалардан, шулай ук хуҗалык корылмаларыннан (һөнәрчелек-кәсепчелек остаханәләре, металл эретү һәм чүлмәк яндыру-киптерү мичләре) гыйбарәт була. Алар арасында монументаль архитектура корылмалары – кирпечтән һәм ак таштан салынган җәмәгать биналары (мәчетләр, мунчалар, кәрвансарайлар) һәм төрбәләр аерылып тора. Шәһәрләрнең чокырлар һәм туфрактан өелгән урлар рәвешендәге ныгытмалар системалары була, урлар өстенә төрле конструкциядәге агач диварлар корыла.

X йөз ахырына илнең барлык халкы диярлек мөселманлаша. Ислам динен кабул итү нәтиҗәсендә аның мәдәни багланышлары Шәрекъ илләренә юнәлдерелә. Ислам Болгар җәмгыятенең рухи тормышына зур йогынты ясый, мәҗүсилек культын хорафатлар буларак кысрыклап чыгара. Анда күп кенә танылган мөселман галимнәре һәм дин белгечләре яши һәм иҗат итә.

Шәһәр тибындагы мәдәният формалаша, төрле диалектларны берләштергән шәһәр сөйләме барлыкка килә. Аның нигезендә болгар әдәби теле формалаша.

Барлык эре җәмәгатьләрдә укырга-язарга һәм дин нигезләренә өйрәтүче мәктәпләр һәм мәдрәсәләр була. Аерым алганда, астрономия, астрология, медицина, дин белеме, хокук, география фәннәре алга китә.

Гамәли-бизәлеш сәнгате җирле традицияләр нигезендә, әмма мөселман мәдәниятенең көчле йогынтысы астында үсә. Болгар зәргәрчеләре (ювелир) алтын һәм көмештән алып бакыр һәм кургашка кадәр төрле металлар һәм эретмәләр белән эш иткәннәр, һөнәрчелек техникасы һәм металлны нәфис эшкәртү алымнарын: нәфис кою, чүкү, уеплау, бизәк төшерү, кысып нечкәртү, өсьяпмалау, бөтеркә, бөртекләү һәм, каралту ысулларын кулланганнар. Муенса, көмеш чигә асылмалары, алка, беләзек, йөзек кебек хатын-кызлар өчен бизәнү әйберләре; каеш тагылмалары, тантана-бәйрәмнәрдә кулланылган кораллар, ат дирбиясе, металл савыт-саба, көнкүреш әйберләре, штамплар, көзгеләр эшләгәннәр. Шәрыкъ һәм Көнбатыш Европа үрнәкләре нигезендә пыяла ясау, шул исәптән көнкүрештә һәм алхимиядә кулланылучы савыт-саба, тәрәзә пыяласы, муенсалар һәм ялтыравык (сыек пыяла) йөгертелгән керамик савыт-саба ясау алга киткән. Савыт-сабадан алып яктырткычлар, кувшиннар, зур чүлмәк, су һәм азык-төлек саклау өчен метр ярым биеклектәге хумнарга кадәр төрле керамик әйберләр ясау зур үсеш алган.

Болгар дәүләтенең чәчәк атуы, шәһәрләр үсү, гомумболгар теле оешу һәм илнең бөтен территориясендә мөселман тибындагы бердәй рухи һәм матди мәдәният барлыкка килү һәм урнашу нигезендә бердәм этник бергәлек - илнең төп халкын тәшкил иткән болгар халкы формалаша. Болгар составына шулай ук көнчыгыш фин (мордва, мари һәм удмуртларның бабалары), төрки (бәҗәнәкләр, кыпчаклар) һәм угор (маҗарлар) халыклары керә.

1236–1237 елларда монголларның Батый хан җитәкчелегендәге берләштерелгән гаскәрләре тарафыннан басып алына. Идел буе Болгар дәүләте Җүчи олысы (Алтын Урда) составына керә, XIII гасырда биредә Алтын Урданың беренче башкаласы була.

Бүген «Болгар» музей-тыюлыгы - урта гасырлар мөселман төзелеш сәнгатенең дөньяда иң төньякта урнашкан ядкәре, XIII–XIV гасырлар уртасы болгар-татар архитектурасының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән бердәнбер үрнәге. Әлеге территориянең мәдәни ландшафты мең ел дәвамында үзгәрешсез саклана. Иерусалим чокыры монголларга кадәрге заманнан бирле мәгълүм. Борынгы Болгар шәһәре калдыклары XIV гасыр ныгытмалары чигендә сакланган. Бүгенге Болгар шәһәре XVIII гасырда нигез салынган ныгытма эчендә урнашкан. Бай тарихи нигезне тыюлык территориясендә безнең көннәрдә пәйда булган һәйкәл һәм объектлар да бик күркәм тулыландырып тора. Мәсәлән, биредә Гиннессның рекордлар китабына кертелгән дөньяда иң зур басма Коръән саклана. Бик күп уникаль экспонатлар куелган Болгар цивилизациясе музее исә текә яр рельефына кертеп төзелгән.

Тыюлыкның иң истәлекле урыннары – күпчелеге шул замандагыча сакланып калган урта гасыр биналары. Җәмигъ мәчетенең кояшта уңган диварлары эчендә борынгы Болгар халкының моннан 800 ел элек бирегә намазга җыелуын күзаллавы бер дә кыен түгел. Ул чакта мәчет шәһәрнең төп корылмаларыннан берсе санала һәм дәүләтнең куәтен, исламның бөеклеген күрсәтергә, кунакларны үзенең зурлыгы һәм матурлыгы белән таң калдырырга тиеш була. Ул бүген дә элеккечә үк «көч урыны», беренче чиратта рухи көч чыганагы булып тора. Җәмигъ мәчетенең чордашлары – Кече манара, Хан төрбәсе, Шәрыкъ пулаты, яки Хан мунчасы. Әлеге корылмалар урта гасырлар Болгар дәүләте тормышындагы мөһим дәвер хакында сөйли.

Тыюлыкның төрле өлешләрендә нигезләре табылган Төньяк һәм Шәрыкъ төрбәләре, Кара пулат, Ак пулат, мунчалар, мавзолейлар XIV гасырда төзелгән.

Болгар хәрабәләрен археологлар XIX йөздә үк казый башлый, 1938 елдан башлап бүгенгә кадәр анда системалы, планлы рәвештә тикшеренүләр дәвам итә.

29-4Изге Болгар җирендәге матур үзгәрешләр – сакланып калган тарихи истәлекләрне торгызу Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев тырышлыгы белән тормышка ашырыла. Ел саен Ислам дине кабул ителгән көнне тыюлыкта «Изге Болгар җыены» була. Илебезнең төрле почмакларыннан, чит илләрдән бик күп кунаклар килә. Кунаклар арасында өлкәбез вәкилләре дә бар.

Яңарыш кичергән Болгарның нәкъ үзәгендә гаҗәеп матур Ак Мәчет төзелде, мөселман дин белеме бирү өлкәсендә күренекле уку йорты буларак көннән-көн таныла барган Болгар ислам академиясе ачылды. Әле дә Болгарны яңарту дәвам ителә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума