Материалы

“Болгар-Туган тел-2017”

последние и лучшие новости искусства в мире

28-8Бер төркем Төмән өлкәсенең алдынгы укучылары “Болгар - Туган тел” җәйге төбәкара палаткалы лагерында ял итеп кайттылар. Элина Хисаметдинова - Ялутор районының Яңа Атъял урта мәктәбе укучысы, ул өлкә күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада беренче урынны яулады, шул мәктәптә укучы Ойша Хисаметдинова - “Таң йолдызы-2017” фестивале лауреаты, олимпиадада җиңүче дә, Диана Мәхмүтова - “Юниор” өлкә олипиадасында җиңүче. Розалина Назырова - Ялутор районының Исәт урта мәктәбе укучысы, Россия күләмендә үткән татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында беренче урынны алган кыз, “Таң йолдызы-2017” лауреаты да, Марат Ташмөхәмәтов - татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында һәм “Таң йолдызы”нда актив катнашучы укучы.

Юлия Шәрипова - Тубыл районы, Санниково урта мәктәбе укучысы, күп чараларда актив катнашучы, алар арасында Бөтенроссия “Мультитест-2016” конкурсы, “Мин - волонтер” яшьләр форумы, “Фәнгә беренче адымнар” фәнни-гамәли конференциясе, “Таң йолдызы” фестивале дә бар. Барлыгы 25 юнәлешне билгеләргә була. Вагай районы, Первомайка урта мәктәбеннән Кәрим Рәхмәтуллин Бөтенроссия күләмендә үткән биология, химия һәм астрономия фәненнән олимпиадада җиңүче.

“Болгар-Туган тел-2017” лагеры балаларга кызыклы һәм нәтиҗәле программа әзерләгән. Укучылар төрле аланнарга бүленеп: “Әдәби мирас”, “Рухи мирас” һәм «Фән-белем мирасы”нда ял иткәннәр. Һәрбер төркем гаиләләр кебек үзләренең тугъралары астында яшәгәннәр. “Болгарлылар” аланның исеменә һәм җисеменә туры килерлек итеп яшәргә тырышканнар.

Уку-укыту прогаммасы өч блоктан торган. 1 блок - “Татар теле дәресе”нең максаты - татар телен саклау һәм үстерү, аны өйрәнүгә кызыксыну уяту. Дәрес алып баручы укытучылар һәм тәрбиячеләр-әйдәманнар - Казан федераль университының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессорлары һәм студентлары.

II блок – “Остаханә”. Аның максаты - татар мәдәниятенә игътибарны арттыру, татар мәдәниятен актуальләштерү, популярлаштыру. Нәкыш, әдәби, рухи мирас үрнәкләре, кызыклы остаханәләр аша милли тенденцияне саклап калу һәм үстерү. Бу юнәлештә “Болгарлылар” курай, вокал, татар халык биюләре, күн эшләре, театр сәнгате, ораторлык осталыгы, лингвистика, милли “string art”, рәсем, журналистика дәресләрендә теләп катнашканнар. Бу юнәлешне Казан дәүләт мәдәният институты, Казан техник һәм дизайн институты укытучылары һәм студентлары алып барганнар.

III блок – “Очрашу”. “Болгарлыларга” 3 тематик очрашу һәм остаханә такъдим ителгән: “ММЧ, блоггинг, татарча бизнес”, “Тарих, тел, шигърият” һәм “Иҗат, мәдәният”. Монда балалар “Идел” журналы баш мөхәррире Радик Сабиров, “Ялкын” журналының җаваплы сәркәтибе, “Собака” журналының гамәлгә куючысы, җитәкчесе һ.б татар зыялары белән очрашуларда катнашканнар.

Спорт-сәламәтләндерү һәм иҗади юнәлештә балалар бик актив булганнар. Алар бу турыда “Яңа сулыш” тапшыруында да сөйләделәр.

Төбәкара оештырылган “Болгар-Туган тел-2017” татар телен тирәнтен өйрәнү лагеры халкыбызның мирасы хәзинәләрен саклауда, буыннан-буынга тапшырылып һәм бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән рухи байлыкны киләчәк буынга тапшыруда, ул байлыкны тагын да тирәнәйтеп өйрәнүгә басым ясап искиткеч зур чара үткәргәннәр. Төмән өлкә мәгариф һәм фән департаменты, ТОГИРРО һәм әти-әниләр Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына, “Болгар” лагеры башкарма директоры Регина Нуруллинага зур рәхмәтләрен белдерә.

Рафаэль ГАДИЕВ, ТОГИРРО доценты, педагогика фәннәре кандидаты.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума