#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Борынгыдан килгән гадәт

последние и лучшие новости искусства в мире

17-3“Боз озату” бәйрәме себер татарларында борынгыдан килгән гадәт ул. Аксакаллар сөйләвенчә, язгы су авыруларны, кайгы-хәсрәтләрне үзе белән алып китә һәм бәхет китерә дип уйлап, элек халык елга яки күл янына килеп аккан боз кисәкләренә салам түшәп аны яндырганнар, шулай ук махсус ясаган курчаклар, акча, иске киемнәрен суга ташлаганнар. Халыкның җыелып килүе, суга хөрмәт күрсәтү итеп каралган. Ә елга җавап итеп кешегә күп балык, кыраларга куе үлән, бай иген бүләк итә дип ышанганнар.

Тубыл елгасының бозы кузгалу белән Ялутор районы, Аслана мәдәният йорты хезмәткәрләре (җитәкчесе Илчан Хөснетдинов) әлеге йоланы искә төшереп Кактамак һәм Калмаклар авыл халкы өчен бәйрәм оештырдылар.

Кунаклар килеп җиткәнче яр буен  бизәп, Руслан белән Сәйфулла Мирхәлиловлар музыка аппаратураларын урнаштырып өлгерделәр. Уңган хуҗабикә ролен оста башкаручы Ильмира Гарипова табын әзерләде. Самовар кайнап, бәйрәм боткасы пешеп чыгуга күрше авыллардан да кунаклар җыела башладылар. Ветераннар советы оешмасы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова халыкка борынгыдан килгән йола турында сөйләде һәм халык елгага теләкләр теләп вак акчалар ташладылар. Шунысы кызык – бераз вакыттан елгада боз кузгалган тавыш ишетелде. Кешеләр яңадан яр буена йөгерделәр. 17-11Биредә алар гаҗәпләнү аралаш шатлыкларын яшермичә, кычкыра-кычкыра теләкләрен әйтеп, үзләренә, якыннарына сәламәтлек, иминлек сорадылар. Ә өлкәннәр, әлбәттә, беренче чиратта илебездә тынычлык булуын теләделәр. Шул арада һавада торналар очканы күренде, аларны да халык зур тамаша итеп озатты. Бәйрәмнең төп өлешендә Аслана мәдәният йорты хезмәткәрләре төрле уен-бәйгеләр оештырдылар, җиңүчеләргә бүләкләр өләштеләр. Бәйрәмгә ямь өстәп “Умырзая” җыр төркеме, Юлдаш Кәбиров күңелле, дәртле җырлар башкардылар. Аннары оештыручылар ярышып, җырлап-биеп арган халыкны табынга чакырып бәйрәм боткасы белән сыйладылар. Чарадан һәркем күтәренке күңел һәм оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп таралдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836