#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Бу бәйгедә җиңелүчеләр юк”

последние и лучшие новости искусства в мире

3-4Шыкча хакимияте Уставына таянып, аның халкы һәм кунакларында бәйрәм кәефен формалаштыру, территорияләрнең бәйрәм йөзен булдыру, биналарның фасадларын һәм алар янәшәсендәге территорияләрнең эстетик нәфислеген арттыру, Яңа 2021 елны бәйрәм итү максатыннан, Шыкча авылында «Шәхси торак йортларны һәм алар янәшәсендәге территорияләрне Яңа елга иң яхшы бизәү» дигән бәйге игълан ителде.

Бәйге комиссиясе үз эшен үткәрде, игълан ителгән адреслар буенча бардылар. Барлыгы 5 дәгъвачы катнашырга теләк белдерде. Жюри әгъзалары барлык катнашучыларның да тырышлыкларына, үз участокларын тантаналы һәм бәйрәмчә бизәүләренә гаҗәпләнделәр. Авыл халкы һәм аның кунаклары Яңа ел бәйрәмнәрендә Шыкча урамнарының төрле төстәге утлар белән балкып торган матурлыгына сокландылар. Бәйрәм чаралары башланганчы ук халык Яңа елны каршы алуга әзерләнергә керешкән. Күп кенә ишегалларында бизәлгән чыршы, кардан ясалган таулар, кар сыннары, төрле төстәге утлар белән балкып торучы тәрәзәләр тату гаиләләр фантазиясе белән барлыкка килде.

Шыкча авылында яшәүче Алсу Азат кызы Мамкина быел да гаиләсе белән конкурста катнашырга булган. Катнашучылар конкурсның барлык шартларын да игътибарга алганнар. Мамкиннар гаиләсе йорты ишегалдында Яңа елның төп атрибуты - Яңа ел уенчыклары белән бизәлгән чыршы урнаштырылган, Яңа елның төп символы - агачтан киселгән үгез, гирляндалар куелган, ишегалдының яртысын диярлек бизәү өчен кулланганнар. Монда бер җигүле ат балаларны бәйрәмчә бизәлгән ишегалды буйлап йөртергә әзер. Узып баручы ел символы - тычкан да үз урынын тапкан. Өй алдында агачтан киселеп ясалган мультфильмнар геройлары - балаларның яраткан персонажлары урнаштырылган.

“Туган авылыбызны бизәүдә катнашу игътибарга лаек, бу конкурсларда җиңелүчеләр юк. Мондый бәйрәмнәр уздыруда гражданнар күбрәк булган саен, тормыш тагын да кызыграк һәм матуррак булачак. Бу - үсеп килүче буынга туган авылга ничек карарга кирәклеге турында ачык мисал. Конкурс шулай да безнең халыкны уята, аларның яши торган дөньяга битараф түгеллекләрен күрсәтә, ә дөнья – ул безнең ишегалдыбыз. Кич белән чыкканда, чыршының төрле төстәге утлар белән балкуы күңелгә хуш килә. 3-3Шунда ук Яңа ел кәефе күтәрелә, мин, гомумән, Яңа ел бәйрәмен бик яратам, чөнки ул - тылсымлы бәйрәм. Гаиләбездә һәрберебез ишегалдын бизәгәндә күңеленең бер өлешен кертте. Конкурс безне берләштерә, безне бер тату, дус компаниягә берләштерә. Бу бәйгедә балалар бик актив катнаштылар, үз сәләтләрен рәсем ясауда күрсәттеләр, фигураларны буярга алар да булыштылар. Тимур, тормыш иптәшем, фигураларны агачтан кисәргә ярдәм итте. Узган елгы конкурста катнашып без кинога ике билет оттык, быел да призлы урын алырга өметләнәбез”, - дип белдерде Алсу. Без дә Мамкиннар гаиләсенә конкурста отып, аларның өметләре тормышка ашсын дигән теләктә калабыз.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836