Материалы

Бу дөньяга тиккә килмәгән

последние и лучшие новости искусства в мире

52-2Тормыш иптәшем Ревал Айза улы Кәбировның юбилее уңаеннан аның турында җылы сүзләр генә әйтәсе килә.

Ревал 1934 елны Вагай районының Сала авылында туа. 1938 нче елны аның әтисен Яркәү районы, Ваңгы авылына мәктәп директоры итеп эшкә чакыралар. Ул гаиләсе белән анда күчә. 1941 елның 22 июнендә Айза Кәбиров фронтка китә. Ревалга ул вакыт - 7 яшь кенә була, бүтән ул әтисен күрми.

Халык өчен авыр еллар була. Алай да балачагын, яшьлеген һәм тормышын Ревал җылы хисләр белән генә искә ала. Аның сөйләгәннәрен тыңлап утыру үзе нигә тора! Бик кызыклы һәм мәгънәле тормыш юлын үткән ул.

Ревал мөстәкыйль тормышны иртән башлый. Авылда җидееллыкны тәмамлагач, Тубыл педучилищесына укырга керә. Ләкин бер елдан соң ул Ерак Төньякка – Салехард шәһәренә китә һәм аның язмышы судночылык белән бәйләнә.

1958 елда Салехардның ДОСААФ юлламасы буенча Ревал Тубыл балык техникумына укырга керә. 1959 елда укуын уңышлы тәмамлап, кирегә Ерак Төньякка – Аксарка поселогына юл тота. Ә бер елдан соң ул балыкчылык судносында капитан вазифасын башкара. Бер ел эшләү дәверендә үзен яхшы яктан гына күрсәтә, җитәкчеләр аңа хөрмәт белән карыйлар, эре судноларны ышанып тапшыралар.

Гомеренең 40 елын Ревал Ямалга бирә, ә аның 30 елын яраткан эшенә багышлый. Эшләү дәверендә аңа кызыклы кешеләр, танылган артистлар, хәтта космонавт Георгий Береговой белән дә танышырга туры килә. Ул сәяхәт итәргә, кешеләр белән танышып, аралашырга ярата. Ә иң мөһиме – ул гаиләсен, якыннарын яратучы, игътибарлы, җылы сүзләре белән кешенең күңелен җылытучы кеше. Нинди эшкә тотынса да, бар да аның кулыннан килә.

Мондый кеше белән очраштырганы өчен, миңа, кызларга, кияүләргә, оныкларга, оныкчыкларга күрсәткән яхшылыгы һәм кайгыртучанлыгы өчен мин Аллаһыга чиксез рәхмәтлемен.

Нелүфәр ЮСУПОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума