Материалы

Булат Сөләйман шигъриятендә шәхес һәм милли дәүләтчелек

последние и лучшие новости искусства в мире

Шагыйрь — барысыннан да элек милли төшенчә. Аңарда, нәкъ милләт байрагындагы кебек, яшерен ялкын яна. Пассионарлык, ягъни конкрет шәхес-шагыйрьгә генә хас энергетика була инде ул. Менә ни өчен шагыйрь чыгыш тамырыннан никадәр көчле булса, ул шулкадәр саф, катлаулы һәм эчкерсез-серле; ул аңлашылмас дәрәҗәдә ябык, газаплы, тирән, моңлы, бормалы, ничектер «кыргый-җенле-иблисле», башкаларга охшамаган, ватылган-сынган язмышлы була; андый шагыйрь «үсми», ачыла гына, әмма дан-макталуның нәрсә икәнен дә белмичә, кыйналып яши; һәм шуның киресе: шагыйрь никадәр уртакул, йомшак булса, ул шулкадәр җиңел аңлашыла, «керле-серсез», газапсыз, бормасыз-серсез, шома тормышлы, язмышы сынмас дәрәҗәдә туры, үзе һәркемгә билгеле «фәрештә» була, ул ачылмый, андыйларны, гадәттә, «китаптан-китапка үсә» дип мактыйлар һәм ул, урман саранасы кебек, «картлыгын» да көтмичә төптән саргая.

Әйтелгән фикердән чыгып, бу шагыйрьләрне шундый бик җиңел ысул белән ике төркемгә генә бүлә икән дип мине ялгыш аңлый күрмәсеннәр иде. Әлбәттә, һәр ике төркемнең су өстендәге боҗралар кебек, йөз кырыкка бүленүе мөмкин. Ләкин шунысы хактин хак: чын шагыйрь «үсми» — ачыла. Ләкин мондый ачылу, әйткәнемчә, образларның газаплы диалектик каршылыклары аша гамәлгә баса.

Тагын да шунысы: җир йөзенә һәр шагыйрь үз дәгъвәте белән килә. Бу дәгъвәт хәтта ул теләмәсә дә, сәяси дәгъвәткә кайтып кала. Чөнки чын шагыйрьнең тын юлын буу — теләсә нинди тоталь хакимиятнең бурычы. Әле чын шагыйрьнең тын юлын ачарга тырышкан деспотиянең җир йөзендә булганы юк. «Сөялле, кытыршы куллары, Битләре кояшта каралган...», — ди Булат Сөләйман. Бу Врубельның «Демон»ын («Пәйгамбәр»ен) хәтерләтә түгелме? Шуңа күрә шагыйрьләрнең иң бөекләрен даһилар, пәйгамбәрләр дип атыйлар. Ләкин даһилар, пәйгамбәрләр «гадиләргә» караганда «чирлерәк» була. Аларның һәркайсы иҗатлары башында, Александр Блок әйтмешли, үзләренең «дәүләти Скифия»ләрен - «Гамьле Җанаш»ларын табалмыйча, «кыргый телсезлектән» җәфалана, фаҗигаи ялгышуларга дучар була. Шагыйрь холкы тозлы чүллек: анда дуслыктан дошманлыкка, дошманлыктан дуслыкка, гомер буе кул бирешми яшәүгә бер адым.

Бу дөньяда
Себер агачының
Мин бер серле,
Моңлы яфрагы...

«Уйный җилләр нинди кылларда Үзләренең кыргый көйләрен?» дип йөрәген ертырдай булып кычкыра ул икенче бер шигырендә. Кемдер биредә яңалык та күрмәс, киресенчә, авторны кабатлану, кем әйтмешли, шигъри «болтологиядә», примитивлыкта да гаепли башлар. Автор исә шуны сизенгәндәй, «Әй, тәнкыйтьчем! Бу юлларны укыганда синең фикер миннән көләр», — дип тә куя. Әмма мондагы очрак — башкачарак. «Примитив» булган хәлдә, аларның сәнгать дәрәҗәсенә күчкән очрагыдыр. Минем илле елдан артык дәвам иткән иҗат юлымда бик күп сирәк иҗатчыларны очратырга туры килде. Әмма һәрчак серле булып калган замандаш шагыйрьләрнең берсе — себер-татар халкының беренче «дипломлы» шагыйре Булат Вәликә улы Сөләйманов иде. Ул әдәбиятка миннән бер-ике елга алдан — үткән гасырның алтмышынчы еллары уртасында килде. Без характерларыбыз, башкаларга охшамаганлыгыбыз, икебезнең дә чит-ят яклардан килүебез, Такташ әйтмешли, «икебез дә кара борынлы» булуыбыз, ниндидер «урманчыл-кыргыйлыгыбыз», «төртелеп баруыбыз» белән бер-беребезгә якын идек. Безнең юл башларыбыз, «кыйналуларыбыз» да бер төрлерәк булды.

Айдар ХӘЛИМ, шагыйрь, 1976 елдан СССР Язучылар Берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Һади Атласый премияләре иясе, 1997-2002 елларда Татар Халкы Милли Мәҗлесе рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

(Дәвамы киләсе санда).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума