Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Булат турында

последние и лучшие новости искусства в мире

“Сердәш” клубы үзенең очрашу кичәләрен күптән инде “Концертлар һәм биюләр” залына күчергән иде. Әйтеп киткәнемчә, кичәбезнең беренче өлеше кызыклы очрашуларга багышланса, икенче өлешен бер-берең белән танышуларга, күңел ачуга юнәлтә идек.

Менә билгеләнгән 1984 елның 20 июнь көне дә килеп җитте. Булатны мин үзем дә күрмәгән, танышулар, сөйләшүләр гел телефон аша гына булганга, аның залга килеп керүен түземсезлек белән көтеп алдым.

Бервакыт гади генә киенгән: июнь ае булуга карамастан, башына (эсседәндер инде), ак тукымадан тегелгән фуражка, күксел күлмәк, ачык төстә чалбар кигән 40-45 яшьтәге бер кеше килеп:

- Сезме, Сәгыйдә? Мин Булат булам, - диде. Мин аны, кулыннан җитәкләп, алдан ук билгеләп куйган өстәл янына алып бардым һәм нинди шигырьләр сөйләргә җыенуын, үзе турында әйтергә онытмаска кирәген, залда бүген халыкның 500дән артык булуын, кичәбезнең калган өлеше нинди программа буенча төзелгәнен аңлатып бирдем.

- Ә минем белән бу өстәл артында тагын кемнәр утыралар? - дип сорады ул.

- Бик авторитетлы, сездән олырак кешеләр, - дим. Булат минем сүзләрдән кеткелдәп көлде дә:

- Миңа картлар нигәде, мин холостой, син мине яшьләр, буйдаклар янына утырт! – диде.

Нишлисең, кичәне оештыручы булгач, кайсы өстәлдә кемнең утырганын белгәнгә, бераз уйлап тордым да, “Комвольно-суконный” комбинатыннан килгән ялгыз ханымнар янында бер урын буш булганга, шунда алып бардым.

Кичәне башлаганда мин болай дидем:

“Хәерле кич, хөрмәтле иптәшләр! Бүгенге кичәбезнең беренче өлешен без татар поэзиясенә багышлыйбыз. Үткән кичәбездә бездә Николай Шәмсетдинов булган иде. Ә бүген бездә кунакта якташыбыз, себер татар шагыйре Булат Сөләйманов! Ул Татарстан һәм СССР язучылар союзының әгъзасы, “Юность” журналының лауреаты. Булат күп шигырьләрендә туган якка, Себергә булган мәхәббәте турында яза. Танышыгыз, безнең арабызда беренче себер татар шагыйре Булат Сөләйманов!”

Булат бик матур чыгыш ясады, халыкка аның укыган шигырьләре дә бик ошады, озак итеп алкышладылар, сорау артыннан сорау бирделәр. Ник кызыксынмасыннар, үзебезнең себер шагыйре бит ул!

Булат күп шигырьләрен яттан белә иде, яңаларын кәгазьдән генә укыды, һәр чыгышының иң соңында “мин әле холостой” дип әйтеп куйды.

Гомумән, ул кайда гына булмасын, “мин әле өйләнмәгән егет” дип әйтергә ярата, һәм иң ахырдан бик көлдергеч бер шигырен дә укып куя иде.

Кичә ахырында, Булат утырган өстәл янына барып, аңа рәхмәт әйтим дисәм, аннан җилләр искән булып чыкты.

- Булат кая? – дип сорыйм.

Өстәл артында утырган бер ханым:

- Булат бер кызны өенә кадәр озатып китте, - диде елмаеп. Булат белән беренче очрашуыбыз әнә шулай булды.

Аннары, яңадан халык соравы буенча, бер елдан соң, шул ук концертлар һәм биюләр залында өченче мәртәбә Булат Сөләйманов белән очрашу оештырдык. Кичәгә 400дән артык кеше җыелды. Бу юлы Булатны үзем белән бер өстәл артына утырттым. Ул үзенең чыгышында күбрәк татар шигърияте һәм аның әдәбиятта тоткан урыны турында сөйләде. Соңыннан халык бик озак итеп алкышлады. Шуны да әйтергә кирәк, Булат кайда гына чыгыш ясамасын, халык аны бик үз итә иде. Бу юлы да үзен зур алкышларга күмделәр. Мин аннан берәр шигырьләр җыентыгын бүләк итүен үтендем, Төмән кибетләрендә таба алмавымны әйттем. Ул шунда мине һәм Венера Хәйруллинаны өенә кунакка чакырды.

Шагыйрьнең өе чиста, пөхтә итеп җыештырылган иде. Китап шүрлегендә бик күп китаплар. Эш бүлмәсендә язу өстәле, өстәлдә язылып бетмәгән шигырьләр һәм тагын китаплар, китаплар... Китапханәче булып эшләгәнгәдер, иң беренче китапларын карап чыктым һәм бик күп мин ишетеп кенә белгән татар язучыларының әсәрләрен күрдем. Үзем уфылдыйм да, уфылдыйм: “Кара синдә бик күп китаплар бар икән, ә миндә боларның берсе дә юк”, - дим. Ә ул көлә: “Китап аласың килсә, күбрәк Казанга йөре”, - ди.

Бераздан чәй дә кайнап чыкты, тик икмәк савытын ачып караса – икмәк беткән икән. Шулай итеп, көлешә-көлешә, кыяр чәйнәп, өрә-өрә эссе чәй эчтек. Чәйдән соң Булат миңа һәм Венерага үзенең китапларын бүләк итте. Әй, шатландык инде, әй шатландык! Венера ханым савытлар юарга чыгып китте ахры кухняга, Булат белән бүлмәдә икәү генә калгач, мин моны сынап карамакчы булдым: “Ник болай гади яшисең, Булат, китаптан башка байлыгың юк икән бит, ник берәр заводка кереп эшләмисең? – дип ычкындырып әйтүем булды, ник әйткәнемә үкендем. Булат кызып китте, (гомумән, бик кызу, темпераментлы кеше иде) миңа ачу белән карап: “Нимәгәде миңа завод, мин – шагыйрь, язучы, беренче себер татарларын торгызучы, өндәүче! Мин эшкә кереп китсәм, кем аларны эшләйде! Мин шагыйрь, белдеңме!?” – диде. Мин аптырап киттем, инде мәйтәм, сугып ташлайды икән дип, бик курыктым: “Булат, тынычлан, мин сине сынап кына карадым”, - дим. Аның кызулыгы шунда ук сүнде. Яңадан элекке хәленә кайтты.

Сәгыйдә ХӘЙРУЛЛИНА.
(
“Себертатар әдәби альманах” китабыннан кыскартылып бирелде).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836