#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Булдыклы, сәләтле егет

последние и лучшие новости искусства в мире

50-13Салават Аллаяров әле бик яшь булса да, тубыллыларга яхшы таныш егет. Себер татар мәдәният үзәгендә ул төрле яшьтәге тубыллылар өчен мавыктыргыч, кызыклы, күңелле чаралар оештырып үткәрә. Салават алып барган бәйрәмнәрне, яшьләр, укучылар, кече яшьтәге балалар танып-белү, күңел-ачу чараларын яраталар, теләп катнашалар. Иҗади эшен Салават Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл пединститутының куркынычсызлык, тормыш һәм физкультура укытучысы һөнәренә укыган чорында башлый.

Институтны кызыл диплом белән тәмамлап Мәскәү дәүләт педагогика университеты мәдәният факультетының магистратурасында укуын дәвам итә. Креатив эшчәнлек юнәлеше буенча укыган якташыбыз үзе, киләчәге, эше белән таныштырды.

- Һәр кеше өчен гаилә зур әһәмияткә ия. Мин күп балалы гаиләдә туып-үстем. Кече сеңелләрем Арина, Мәдинә, Айдана, Элларияне бик яратам. Әтием Рөстәм Исхак улы Күбәк авылында туган, әнием Эльза Хәлим кызы Анапада туа. Аннары әниемнең гаиләсе Осиновка авылында яшиләр. Кече вакытымда без әтиемнең авылы Күбәктә яшәдек. Бу авылда мин мәктәпкә беренче сыйныфка укырга кердем. Мәктәпне, беренче укытучым Зөлфия апа Әхәтованы бик яхшы хәтерлим. Балачакның якты хатирәләре хәтеремдә сакланды. Аннары әти-әнием шәһәргә күченеп килделәр. Шәһәр мәктәпләрендә миңа беренче елларны катлаулы булса да, соңрак өйрәнеп киттем. Авыл мәктәпләрендә укучылар саны күп түгел. Мисалга, Күбәк мәктәбендә, беренче сыйныфта без ике укучы идек, шәһәрнең 18 нче мәктәбендә укыган елларымда безнең сыйныфта 30 укучы идек. Беренче елларны авыр булды. Мәктәпне тәмамлап, Тубыл пединститутына укырга кердем”, - дип әңгәмәбезне башлады.

Салаватның сайлаган һөнәре әти-әнисенә бик ошамаса да, алар каршы булмыйлар, улларының теләге, фикерләре белән ризалашалар. Салават кече яшеннән спорт, футбол белән мавыга. Бик яратып футбол уйный, тренировкаларын калдырмый, киләчәктә профессиональ футболчы булырга хыяллана. Ул елларны искә алып: “Футболны бик ярата идем. Имгәнү сәбәпле, спорт юнәлешен калдырырга туры килде. Әнием һөнәре буенча рус теле һәм әдәбияты укытучысы булганга, мин мәктәпне тәмамлап, пединститутка укырга кердем. Монда уку миңа җиңел бирелде. Төрле иҗади бәйгеләрдә катнаштым, укыган төркемдәшләрем белән иҗатташ дусларча һәм бердәм булдык”, - дип сөйләде.

Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә мәктәп укучылары, балалар бакчасыннан килгән кече яшьтәге тамашачылар өчен оештырылган мәдәни чараларны алып баручы, актер-аниматор, яшь талант иясе Салават Аллаяров кыска гына вакытта популярлык казанды. Өлкән һәм кечкенә тамашачыларына карата да ихтирамлы булганы, эшен яратып, күңелен биреп эшләгәне - аның характерының тагын бер уңай ягы.

50-14Мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез белән тубыллыларны таныштырган чараларны оештыручы Салават Аллаяров, татар үзәгенә килүче яшьләрнең күпчелеге татарча белмәгәннәре кызганыч, ди. “Без өйдә татарча сөйләшкәнгә күрә, укырга, чараларны татар телендә алып барырга өйрәнү бик авыр булмады. Яшьләр, мәктәп укучылары татарча сөйләшмиләр, шуңа күрә мәдәни чараларны ике телдә алып барсак күңеллерәк уза. Себер-татар мәдәният үзәге шәһәрнең аскы торасында урнашканы бик уңайлы түгел. Тамашачыларның күпчелеге бер үк кешеләр булмасын өчен, планлаштырылган чараларыбызга яхшы реклама эшләнсә дөрес булыр иде. Үзәктә эшләүче коллективка, мәдәни юнәлешкә объектив карашлы, эзләнүчән җитәкчеләргә, коллегаларыма уңышлар телим. Үзем үткәргән чаралар тамашачыларга ошаса, бу чаралардан балалар, яшүсмерләр дә яңалык алса, алар өчен файдалы булса, эшебезнең нәтиҗәле булганына үзем дә шатланам, канәгать булам”, - ди.

Сәләтле, булдыклы, эшенә җаваплы караган Салават Аллаяровка уңышлар юлдаш булсын дигән теләктә калабыз.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836