Материалы

Бурычын тулысынча үти

последние и лучшие новости искусства в мире

28-7Әбделхәтим Әбделалим улы Аитов - Бөек Ватан сугышы ветераны. Соңгы гомерен үзенең туган якларында ислам динебезне яңадан кайтаруда, хаксыз онытылган һәм югалтылган хак динебезнең йолаларын, гореф-гадәтләрен торгызуда, бигрәк тә 1980-1990 елларда бик зур өлеш керткән, чын күңелдән көрәшкән якташыбыз.

Ветеранның туганнары, балалары әтиләренең документларын, справкаларын бик хөрмәтләп саклап торалар. Берсендә (1988 ел) Тубыл шәһәре мәчете һәм Вагай районында дини эшләр алып барырга рөхсәт бирелүе әйтелә. Икенчесендә - Төмән өлкәсе дини идарәсе мөфтие Галимҗан Бикмулин (1994 ел, 8 август) имзалаганында Әбделхәтим Әбделалим улы Вагай районының Юрмы авылы мөселман оешмасы имамы итеп билгеләнә.

Әбделхәтим абый Аитовның исеме җиңүче солдатлар тарихына эре хәрефләр белән беркетелгән.

Төмән өлкәсендә динебезне атеизм чорында саклап калган, соңгы сулышларына хәтле ислам диненә хезмәт иткән имам турында безгә килеп аның улы Сәлим сөйләде.

- Минем әтием Әбделхәтим Әбделалим улы 1918 елда Яркәү районы, Кәеш авылында имамнар нәселе гаиләсендә туа. 1938 елда Кызыл Армия сафларына алына. Көнчыгышта чик сакчысы булып хезмәт итә. Кече командирлар курсын тәмамлый, сержант дәрәҗәсен бирәләр. Япон империалистлары безнең илебезгә һөҗүм иткәч, сержант Аитов беренчеләрдән булып илебезне сакларга баса. Мондагы булган каты сугышлар Халхин Гол күле буенда үткән, шунда дошманны ахырына хәтле тар-мар итүдә катнаша.

Немец фашистлары илебезгә ябырылгач, аларның гаскәрләрен илебезнең көнбатыш чикләренә җибәрәләр. Сержант Аитов - 2 нче Белорус фронты сафларында сугышларда катнаша. Каты яралана, госпитальдә ятып чыга һәм бер хәтле төзәлеп дошманга каршы баса. Белоруссиядә «Багратион»  операциясендә көч куя. Сугышның иң катлаулы вакыты – 1944 елның 23 июнь - 29 августы. Ошбу операция нәтиҗәсендә Белоруссия дошман кулыннан азат ителә, алда Көнчыгыш Польша, Прибалтика илләре дошманнан чистартыла һәм Германия армиясенең «Центр» группасы тар-мар ителә. Фашистлар бик зур югалту кичерәләр. Ошбу каты бәрелешләрдә сержант Аитовның өлеше шактый була. Ике тапкыр «Батырлык өчен», 1945 елның маенда «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Икенче Белорус фронты сафында Әбделхәтим Аитов Эльба елгасына хәтле барып җитә, монда безнең Кызыл Армия америкалылар белән очрашкан вакыйга тарихта калган. Сугыштан соң Германиядә Дрезден шәһәрендә комендатурада хезмәт итә. 1946 елда армия сафларыннан азат ителә һәм үзенең туган якларына кайта. Авылда балыкчылар бригадасының бригадиры булып эшли.

Лаеклы ялга чыккач, үзенең киләчәк язмышын ислам диненә хезмәт итүгә багышлый. Имамнар нәселеннән булган бабасы Әйтмөхәммәт Аитов 1856 елда туган. Кәеш авылында указной мулла булып торган. Кемдер аны гәепсездән үтергәч, имам итеп энесе Исәнбакты билгеләнә. Бүгенге көндә имамнар эстафетасын Ишмөхәммәт Хәсим улы Аитов дәвам итә. Ул Кәеш авылы дини оешмасының имамы һәм Сала авылы дини оешмасының җитәкчесе. Хәтим белән Хәсим - бертуганнар.

1995 елда Хәтим хәзрәт Аитов фани дөнья белән саубуллаша - үзенең изге бурычын Ватаны һәм хак дине каршысында тулысынча үтәп чыга. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын!

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума