Материалы

“Буыннар очрашуы”

последние и лучшие новости искусства в мире

49-11Шундый исем белән ноябрь аенда Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә «Төмән өлкәсе татарлары» социаль төркеме оешуга 1 ел тулу уңаеннан йөзләгән кеше катнашында матур чара узды.

“Бүген нәкъ бер ел элек “Төмән татарлары” яшьләр проекты барлыкка килгән. Кыскасы – “Тт”! Һәм бүген биредә без яшь, инициативалы, талантлы фикердәшләрне күрәбез, алар актив тормыш позициясен корырга омтылалар. “Тт” күренекле, актив һәм талантлы яшьләрне берләштерә”, - дип башлый сүзен алып баручы.

Һәм сәхнәгә тәбрикләү өчен «Төмән өлкәсе татарлары яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге»нең рәисе, “Төмән татарлары” яшьләр проектына нигез салучыларның берсе Зөфәр Мөхәммәдшин чакырыла. Зөфәр Илдар улы булган эшләргә анализ ясап, актив катнашучыларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырып, киләчәккә планнары белән дә таныштыра.

- Төмәнгә төрле авыллардан укырга килгән егетләр безнең – өлкәннәр канаты астында бер төркемгә берләшеп, ярдәмләшеп яшибез. Аларга зур шәһәрдә үз тамырларын югалтмаска, гореф-гадәтләрне сакларга булышабыз. “Төмән татарлары” проекты тиз арада уңыш казанды, вайберда ачылган төркемдә оешманың бурычларын барладык, төрле чараларның планын булдырдык. Спортта беренче булып дзюдо буенча эш башланды. Студентлар бокс белән шөгыльләнәләр. Тагын да Төмән өлкәсе региональ мөселман дини идарәсе җитәкчесе урынбасары Әмир Балдин оештыруында Лесобаза районында төзеләчәк мәчеттә өмә үткәрдек. Изге эшләр безне берләштерә генә. Бүгенге көндә оешмабызда төп игътибар спортка бирелә. “Тт” кубогына волейбол, футбол буенча ярышларыбыз еш уза. Махсус киемнәр дә булдырдык. Хәзерге вакытта Владимир Скуратов безгә спорт белән шөгыльләнер өчен зал бирде, анда төзекләндерү эшләре бара. Быел Ялутор шәһәрендә мәчет имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов белән Корбан бәйрәмен үткәрүдә катнаштык. Төмән районының Индрәй авылында Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге белән берлектә өлкәнең 75 еллыгына багышланган бәйрәмдә оештыру эшләрендә үз өлешебезне кертсәк, Талымхан авылына Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын тәбрикләргә бардык. Сентябрь аенда “Милләтләр йөгереше” акциясендә, Төмән һәм Тубыл шәһәрләрендә “Корыч характер” бәйгеләрендә дуслык җепләрен ныгытып кына калмыйчан, көч тупладык, үзебезне күрсәттек.

Оешмабыз яшь, ләкин безнең идеяләр күп, планнарыбыз да шактый, - дип сөйләде З.Мөхәммәдшин.

Аннары яшь төркемне матур эшләре, бәйрәмнәре белән Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең аксакаллар советы рәисе Ришад Зиганшин, Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе һәм Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчеләре Динар Абукин, Альберт Алтынгузин, Әмир хәзрәт Балдин, Руслан хәзрәт Садретдинов һәм Раил хәзрәт Мәхмүтов, Төмән шәһәренең җирле иҗтимагый үзидарәләре рәисләре, Төмән өлкәсе ветеран чик сакчылары оешмасын әйдәүче Нуретдин Ибраһимов һәм башкалар котлап, уңышлар телиләр, киңәшләрен бирәләр. Яшьләргә терроризм, экстремизм һәм радикализм челтәреннән сакланырга, татар халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләрендә үзара хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итәләр.

49-10Чыгышлар арасында башкарылган сокланырлык тавышлы Эрик Абдуллин җырлары, “Аккош” бию ансамбле биюләре, Хәлил Вагайлы шигырьләре тамашачыларга аеруча ошый.

Бәйрәм сый тулы өстәлләр артында үтә. Һәркем бик канәгать кала. Кичәне оештыручыларга, татар яшьләренә күзгә-күз очрашып аралашырга мөмкинлек бирүчеләргә рәхмәт сүзләрен күп ишетергә туры килә. Социаль төркемдә дә “оешманың гомере озын, кылган гамәлләре милли хис юнәлешендә үрелеп, нәтиҗәле булуын” теләгән, “зал тутырып кеше җыяр өчен күп хезмәт таләп ителгәнлеген” аңлаган теләк-рәхмәтләрне укырга була.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума