Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
“Чәк-чәк пати–2017” бөтендөнья акциясе кысаларында Төмән шәһәренең “Безнең яшьләр” клубы тырышлыгы белән шәһәр татар мәдәният үзәгендә чәк-чәк бәйгесе оештырылды. Финалга 3 чәк-чәк пешерү остасы - Әлфия Самерханова, Фирүзә Умудалиева, Миләүшә Хөсәенова чыктылар. Бәйрәмне сүз осталары – Ринат Гарифуллин белән Руфинә Туйчикова алып бардылар. Уңган хуҗабикәләрнең пешереп китергән чәк-чәкләренә бәя бирер өчен өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова җитәкчелегендә жюри әгъзалары – милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече Вилдан Якупов белән “Дуслык” шәхси оешмасы вәкиле Дамир Айзатуллов сайландылар.
Беренче турда кызлар үзләре белән таныштырдылар. Әлфиягә 18 яшь, ул Төмән шәһәрендә туып-үскән, бүгенге көндә педагогия колледжының 3 курсында тәрбияче һөнәрен үзләштерә. Ул үзенең чәк-чәген карт әбисе рецепты буенча пешереп, аларны төрле төстәге төче төймәләр белән бизәгән. 22 яшьлек Төмән кызы Фирүзә “Серконс” оешмасында сату буенча менеджер булып эшли. Бәйгегә ул ике төрле чәк-чәк алып килгән. Берсенә - йөзем, икенчесенә - көнбагыш кушып әзерләгән. Миләүшә Когалым шәһәрендә туып-үскән, аңа 23 яшь. Ул Төмән дәүләт университетының журналистлар факультетын тәмамлаган. Ул чәк-чәкне беренче мәртәбә пешергәнен яшермәде. Чәк-чәкне кисеп тормыйча, алып ашарга уңайлы булсын дип, кечкенә шар формасында ясаган. Икенче турда кызлар онлайн һәм тамашачылар сорауларына җавап бирделәр. Жюри әгъзалары һәр чәк-чәктән авыз итеп караганнан соң, иң тәмлесе – Әлфия Самерханованыкы дип игълан иттеләр. Миләүшә Хөсәенова – «Мисс оригинальлек», Фирүзә Умудалиева – «Мисс эстетика» исемнәренә лаек булдылар. Тамашачылар мәхәббәтен Миләүшә Хөсәенова яулады. Җиңүчеләрнең һәркеменә бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Кызларга “Әбием” җитәкчесе Әлфия Кәбирова Ялутор шәһәре әбиләренең күчтәнәчләрен бүләк итте. Тамашачылар арасында лотерея уйнатылып, “Тupperware” табак-савыт компаниясенең махсус бүләге Мария Самиркинага эләкте. Чарага ямь өстәп Ринат Гарифуллин, Руфинә Туйчикова, “Безнең яшьләр” клубы кызлары, “Аккош” бию ансамбле чыгыш ясадылар. Вәлимә Сәгыйть кызы: “Бүгенге чарадан бары уңай эмоцияләр генә алдык. Рәхмәт кызларга, бик тырышканнар, киләчәктә алардан менә дигән хуҗабикәләр чыгачагына һич тә шигебез юк. Без чәк-чәкләрне сыйфатына, тәменә, бизәлешенә, кызларның аны безгә этика таләпләре буенча тәкъдим итүләренә карап бәя бирдек”, - дип нәтиҗә ясады. Аннары кунаклар чәк-чәк белән чәй эчтеләр. Кичә дискотека белән дәвам итте.
Рәүфә КАНГАЗИНА.