#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Чәк-чәк осталары билгеләнде

последние и лучшие новости искусства в мире

42-5“Чәк-чәк пати–2017” бөтендөнья акциясе кысаларында Төмән шәһәренең “Безнең яшьләр” клубы тырышлыгы белән шәһәр татар мәдәният үзәгендә чәк-чәк бәйгесе оештырылды. Финалга 3 чәк-чәк пешерү остасы - Әлфия Самерханова, Фирүзә Умудалиева, Миләүшә Хөсәенова чыктылар. Бәйрәмне сүз осталары – Ринат Гарифуллин белән Руфинә Туйчикова алып бардылар. Уңган хуҗабикәләрнең пешереп китергән чәк-чәкләренә бәя бирер өчен өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова җитәкчелегендә жюри әгъзалары – милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече Вилдан Якупов белән “Дуслык” шәхси оешмасы вәкиле Дамир Айзатуллов сайландылар.

Беренче турда кызлар үзләре белән таныштырдылар. Әлфиягә 18 яшь, ул Төмән шәһәрендә туып-үскән, бүгенге көндә педагогия колледжының 3 курсында тәрбияче һөнәрен үзләштерә. 42-6Ул үзенең чәк-чәген карт әбисе рецепты буенча пешереп, аларны төрле төстәге төче төймәләр белән бизәгән. 22 яшьлек Төмән кызы Фирүзә “Серконс” оешмасында сату буенча менеджер булып эшли. Бәйгегә ул ике төрле чәк-чәк алып килгән. Берсенә - йөзем, икенчесенә - көнбагыш кушып әзерләгән. Миләүшә Когалым шәһәрендә туып-үскән, аңа 23 яшь. Ул Төмән дәүләт университетының журналистлар факультетын тәмамлаган. Ул чәк-чәкне беренче мәртәбә пешергәнен яшермәде. Чәк-чәкне кисеп тормыйча, алып ашарга уңайлы булсын дип, кечкенә шар формасында ясаган. Икенче турда кызлар онлайн һәм тамашачылар сорауларына җавап бирделәр. Жюри әгъзалары һәр чәк-чәктән авыз итеп караганнан соң, иң тәмлесе – Әлфия Самерханованыкы дип игълан иттеләр. Миләүшә Хөсәенова – «Мисс оригинальлек», Фирүзә Умудалиева – «Мисс эстетика» исемнәренә лаек булдылар. Тамашачылар мәхәббәтен Миләүшә Хөсәенова яулады. 42-7Җиңүчеләрнең һәркеменә бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Кызларга “Әбием” җитәкчесе Әлфия Кәбирова Ялутор шәһәре әбиләренең күчтәнәчләрен бүләк итте. Тамашачылар арасында лотерея уйнатылып, “Тupperware” табак-савыт компаниясенең махсус бүләге Мария Самиркинага эләкте. Чарага ямь өстәп Ринат Гарифуллин, Руфинә Туйчикова, “Безнең яшьләр” клубы кызлары, “Аккош” бию ансамбле чыгыш ясадылар. Вәлимә Сәгыйть кызы: “Бүгенге чарадан бары уңай эмоцияләр генә алдык. Рәхмәт кызларга, бик тырышканнар, киләчәктә алардан менә дигән хуҗабикәләр чыгачагына һич тә шигебез юк. Без чәк-чәкләрне сыйфатына, тәменә, бизәлешенә, кызларның аны безгә этика таләпләре буенча тәкъдим итүләренә карап бәя бирдек”, - дип нәтиҗә ясады. Аннары кунаклар чәк-чәк белән чәй эчтеләр. Кичә дискотека белән дәвам итте.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836