Материалы

Чара елдан-ел әһәмиятлерәк һәм киң колач ала бара

последние и лучшие новости искусства в мире

34-115 август көнне Тубыл шәһәренең «Синтез» сәнгать һәм мәдәният үзәгенең кече залында «Искер җыены» XIII халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивале кысаларында «Искернең тарихи язмышы» темасына бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды.

18дән артык регион һәм Казахстан Республикасыннан килгән делегатларны, кунакларны «Наследие» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова сәламләде. «Ераклардан килгән кунаклар һәм якташларыбыз «Искернең тарихи язмышы» конференциясендә катнашулары белән Искергә ярдәм күрсәтәләр», - дип чыгышын башлады ул.

Тубыл шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Яна Зубова, Россиянең Азия өлеше мөселман диния нәзарәте рәисе Нәфигулла Аширов, Төмән өлкәсе диния нәзарәте каршындагы Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр Юсупов, шәһәр иҗтимагый палатасы рәисе Василий Кожедуб, язучы Фәүзия Бәйрәмова, Татарстан Республикасы Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов, профессор, Тыва Республикасының атказанган фән эшлеклесе Надежда Ултургашева һ.б делегатлар «Искер җыены» фестивален үткәрүчеләрне, катнашучыларны сәламләп, конференция эшенә уңышлар теләделәр. Луиза Алимҗан кызына Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Шәһәр башлыгының урынбасары Яна Зубова «Искер җыены» фестивален үткәрүдә күп еллар ярдәм иткән Андрей Засоринны, Алсу Мөхәммәдьярованы шәһәр башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

34-10Альберт Борһанов ел саен бу эшне алып барган Луиза Алимҗан кызына Бөтендөнья татар конгрессыннан котлауларын җиткереп Рәхмәт хатын тапшырды. «Фестиваль, фәнни–практик конференцияләр оештыру җиңел түгел. Луиза Шәмсетдиновага, конференциягә килүчеләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Эшлисез, тырышасыз! Мәчет төзү – ул зур эш. Искерне саклау өчен этнотуризм юнәлешен булдырырга кирәк. Луизаның фикердешләре, ярдәмчеләре күп булганын күрәбез. Бу юнәлеш тә эшләп китәр», - дип, уңышлар теләде.

Ул үзенең төп чыгышында Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган презентация-докладын тәкъдим итте.

Казахстаннан килгән Камил Мулашев «Сүзге» тарихи–мемориаль комплексы территориясендә тематик милли парк булдыру кирәклеге турында сөйләде.

Татарларның тарихи–мәдәни мирасын, динен саклау, өйрәнү турында чыгышлар яңгырады. Тарихи урыннарны, архитектура һәйкәлләрен Тубыл шәһәре һәм Көнбатыш Себерне туристлык потенциалда куллану перспективалары турында фикер алыштылар. Конференциядә Татарстан, Казахстан Республикаларыннан, Пенза, Кемерово, Новосибирск, Омск өлкәләреннән, Төмән, Тубыл шәһәрләреннән галимнәр, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр чыгыш ясадылар.

Секция эшләрендә «Тарихи һәм лингвистик тикшеренүләр», «Туган якны өйрәнү», «Төрки дөньяның танылган эшлеклеләре» турында хәтерне саклау һәм өйрәнү темаларын яктырткан чыгышлар яңгырады. Төмән өлкәсеннән филология фәннәре докторы, профессор Хәбибә Шаһбанова, педагогик фәннәре кандидаты Клим Садыйков, туган якны өйрәнүче белгеч Зөлхәйдә Сәйдуллинаның һ.б чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Конференция резолюция кабул итү белән тәмамланды. Кабул ителгән карарларның берсе - Тубылда 2023 елны Сүзге ханбикә елы дип игълан итү булды.

Фестивальнең гала-концерты

Елдан-ел әһәмиятлерәк һәм киң колач ала барган чара «Синтез»ның тамашачылар залында гала-концерт белән йомгакланды. Концертка килүчеләрне гармунда уйнап-җырлап, биеп каршы алдылар. Сәхнәдән тамашачыларны Тубыл шәһәре мәдәният һәм туризм департаменты директоры Анастасия Ионина, Искер мемориаль комплексы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова сәламләделәр.

34-12Бәйрәм концертында илебезнең төрле өлкәләрендә иҗат иткән җырчылар, биючеләр бер сәхнәдә чыгыш ясадылар. Искергә багышланган шигырен Хәлил Вагайлы укыды, «Болгар бию»ен Дания Хәмзина башкарды. Эстрада җырлары, мөнәҗәтләр, вокал ансамбльләр, җырчылар, татар халык авыз иҗатын барлаучылар, фольклорны сәхнәгә куеп, халык күңеленә керерлек итеп оста күрсәтә белгән иҗат төркемнәре - барысы да халкыбызның мәдәни, рухи мирасын саклауга һәм баетуга зур өлеш кертүчеләр. Аларны Тубыл тамашачылары алкышлар белән җылы каршыладылар.

Сәхнәдән яңгыраган татар җырлары һәркемнең күңеленә үтеп керде. Гала-концерт тубыллыларның яраткан җырчысы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлшат Имамиева башкаруында җырлар белән тәмамланды. Ахырда артистлар тамашачылар белән бергә «Себер гимны»н башкардылар.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума