Чик сакчылары паркы төзекләндерелде

последние и лучшие новости искусства в мире

40-3Төмән шәһәренең Кырынкүл авылы янындагы Чик сакчылары скверы төзекләндерелеп - яктырту системасы җиһазландырылып, коймалары монтажланып, юлларда брусчатка алыштырылып, һәйкәлләр һәм техника үрнәкләре белән тулыландырылып, ниһаять, “парк” статусын алып 23 сентябрь көнне тантаналы рәвештә ачылды. Әлеге уникаль объект Төмән өлкәсенең чик буе гаскәрләре ветераннарының иҗтимагый оешмасы инициативасы белән барлыкка килде.

Һәм ул Төмән шәһәренең туристик маршрутына кертелде. Биредәге барлык эшләр дә “Уңайлы шәһәр мөхитен формалаштыру” Федераль проекты кысаларында башкарылган. Төмәнлеләр бу территорияне төзекләндерер өчен “Мин чишәм!” шәһәр порталында тавыш биргәннәр. Дизайн-проект өчен тавыш бирүдә 6000нән артык төмәнле катнашкан. Чара барышында Ватанны саклаучыларның аналары һәм тол хатыннарына багышланган Истәлек билгесен ачу тантанасы да узды.

Тантанада өлкә чик сакчылары ветераннары делегациясе, Әфган һәм Чечня сугышлары хәрәкәтләре ветераннары, хәзерге һәм запастагы офицерлар, шәһәр патриотик үзәкләр вәкилләре, кадет сыйныфлары катнаштылар.

Төмәнлеләрнең шатлыгын бүлешеп, шәһәр башлыгы Руслан Кухарук, дәүләт Думасы депутаты, генерал-майор Николай Брыкин, шәһәр Думасы рәисе Евгений Заболотный, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең чик буе хезмәте ветераннары берлеге рәисе урынбасары, генерал полковник Мансур Вәлеев, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразыев, “Өлкә ветеран чик сакчылары” оешмасы рәисе Нуретдин Ибраһимов чыгыш ясадылар. 40-5Руслан Кухарук котлау сүзендә: “Биредә патриотик акцияләр, батырлык дәресләре уздырыла, ел саен яңа объектлар - элек чик сакчылары коралында булган хәрби техникалар барлыкка килде. Моннан Ватаныбыз чикләрен якларга баручы солдатларны озатабыз. Узган ел җирле халык инициативасы һәм чик буе ветераннары ярдәме белән әлеге территория “Торак һәм шәһәр мохите“ проекты кысаларында торак һәм коммуналь хуҗалык министрлыгының бердәм санлы платформасында тавыш бирү өчен тәкъдим ителде. Проект бу территориядә яшәүчеләрне һәм патриотик рухлы якташларны берләштерде, шуның аркасында беренче урынны алды. Территорияне төзекләндерү турында җирле халык белән, хәтта, детальләргә кадәр сөйләшенде. Парк үзәгендә зур мәйдан бар, аннан нурлар рәвешендә юллар аерыла. Ял итү өчен бар уңайлыклар каралган. Балалар өчен зур спорт мәйданчыгы бар, шулай ук 4 метр биеклектәге кышкы тау урнаштырылган. Чик сакчылары һәрчак бердәм, һәм бу юлы да алар федераль проектка эләгү өчен бөтен көчләрен куйдылар”, - дип сөйләде. Һәм бу зур эшне башкарып чыгуда бөтен көчен куйган Нуретдин Ибраһимовка Рәхмәт хаты тапшырды. Форсаттан файдаланып, ветеран чик сакчысы паркны төзекләндерүдә керткән ярдәмнәре өчен һәркемгә аерым рәхмәт белдерде.

Аннары хөрмәтле кунаклар Ватанны саклаучыларның аналары һәм тол хатыннарына багышланган 40-6Истәлек билгесенә юл алдылар. Биредә аларны дулкынланып хатын-кызлар, апалар, әбиләр көттеләр. Истәлек билгесен ачу хокугы дәүләт Думасы депутаты Николай Брыкин һәм үлеменнән соң “Шәхси батырлык өчен” ордены белән бүләкләнгән лейтенант Андрей Кореневскийның әнисе Татьяна Кореневскаяга бирелде.

Килүчеләр һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, үзара аралашып, хәтерләрен яңарттылар, парк буйлап экскурсия ясадылар, солдат боткасы белән сыйландылар, рәхәтләнеп концерт карадылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума