Материалы

Чик сакчылары истәлегенә һәйкәл

последние и лучшие новости искусства в мире

46-53 ноябрь көнне Кырынкүл авылы янындагы чик сакчылары аллеясында, тантаналы рәвештә яңартылган Төмән өлкәсе чик сакчылары хөрмәтенә багышланган "Хранить державу – долг и честь" дигән һәйкәл ачылу тантанасы узды.

Хәрби киемнәрдә, күкрәкләре батырлыкларын данлап кояш нурында чагылган орден-медальләр тулы ветераннар бер-берсе белән кочаклашып күрешеп, хәл-әхвәл белештеләр. Тезелергә команда булуга, хәрби хезмәттәге төгәллек белән, алар тигез сафларга бастылар.

Бирегә кулларына чәчәкләр тотып, шатлыклы көн белән котларга һәйкәл ясауда зур өлеш, матди ярдәм күрсәткән хөрмәтле кунаклар - милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Е.М.Воробьев, өлкә Думасы Депутаты Г.А.Трубин, РОО “Защита Отечества” рәисе Н.Г.Брыкин, АО “Транснефть-Сибирь” директоры В.А.Бронников тәбрикләделәр.

Илебез иминлеген саклап шәһит киткәннәр истәлегенә залплар яңгырады, бер минут тын тордылар. Чик саклаучылар аллеясын тагын да тулыландырып калыккан һәйкәл чәчәк бәйләмнәренә күмелде.

Шулай ук җылы котлау сүзләре белән шәһәр башлыгы урынбасары М.В.Афанасьев, Үзәк округы идарәсе башлыгы урынбасары Ю.В.Карнаухова, Төмән өлкәсенең хокук саклау органары вице-президенты С.А.Плеханов, Төмән һәм Курган өлкәләренең чик сакчылары идарәсе җитәкчесе урынбасары М.Ю.Адамов, “Союз военных инженеров” оешмасы рәисе С.И.Кривошеин, Төмән өлкәсенең хәрби комиссариаты ярдәмчесе В.Г.Кәримов та чыгыш ясадылар.

- Без бу вакыйгага 2 ел әзерләндек. Чик сакчыларына беренче һәйкәл 2010 нчы елда кирпечтән салынган иде, озак калмый ул таушалды. Ә яңартылган монумент граниттан ясалды. Анда Төмән өлкәсенең контуры, шулай ук төрле кораллы конфликтларда, Әфганстан һәм Чечня сугышларында һәлак булган 33 якташыбызның исем-фамилияләре язылган. Һәйкәлне яңартуда матди ярдәм күрсәткән өлкәбез депутатларына, эшмәкәрләргә зур рәхмәт, ярты бәясен ветеран-чик сакчылары үзләре җыйдылар. Хәзерге көндә оешмабызда 1700 кеше исәптә тора, - дип сөйләде Төмән өлкәсенең чик буе гаскәрләре ветераннары оешмасы рәисе Нуртдин Ибраһимов.

Чарада 9 нчы, 39 нчы, 52 нче мәктәп укучылары, елга колледжы, Росгвардия, ТВВИКУ курсантлары катнаштылар.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума