#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Чик сакчыларын хөрмәт итеп

последние и лучшие новости искусства в мире

Ялутор районы, Яр халкы өчен «Сандугач» фольклор ансамбленең (җитәкчесе Зөһрә Кожевникова) концерты күңелле вакыйга булды. Ансамбль концерты чик сакчылары көненә багышланган иде. Чик буе гаскәрләрендә тыныч күк йөзе өчен безнең якташларыбыз - Р.К.Шәяхмәтов, М.С.Шәнгәрәев, Р.М.Сабиров, Р.Ф.Минһаҗев, А.С.Яхин, Ш.О.Яхин, М.М.Гафуров, А.О.Сабиров хезмәт итәләр. Үз вакытында тыныч булмаган Таҗикстан чикләрендә Н.Н.Ибраһимов, И.А.Тачетдинов чикне саклап, орденнар һәм медальләр белән бүләкләнеп кайтканнар.

С.Х.Хәмидуллинаның улларының хезмәтләре 2012 елда «Намус һәм Дан» дигән истәлекле билге белән билгеләп үтелде. Бертуганнар - Илгиз, Илдус, Әнис хезмәт иткән чорда «Чик буе гаскәрләренең II дәрәҗә отличнигы», “Старший пограннаряда” билгеләре белән һәм командованиенең грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

1989 елның февралендә Әфганстаннан гаскәрләр чыгарыла. Шул вакыттан бирле 30 ел үтте. Якташларыбыз бу сугышта хезмәт итәләр, Ватан алдындагы бурычларын үтиләр. Безнең орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән улларыбыз - И.И.Яркеев, А.М.Рамазанов, Д.С.Яхин, Р.З.Фазылов, И.С.Тимергалиев әти-әниләре, туганнары янына әйләнеп кайттылар. Чечняда Д.Т.Идиатуллин, Р.Р.Курманбаков, Р.Р.Мөхәммәдҗанов, А.А.Нелаев, Р.Р.Гыймадиев, Т.Р.Алимбаев хезмәт иткәннәр.

Алар барысы да орденнар, медальләр һәм бик күп Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Илебезне мондый кешеләр саклаганда, бернинди дошман да безнең чикләрне бозмаячак.

“Сандугач” ансамбль репертуарында мәхәббәт, үз улларын көткән әниләр турында, халык җырлары яңгырады. Концерт программасында «Яшь буын» оешмасы җитәкчесе Ф.Корманов та катнашты.

Без, Яр авылы халкы, «Сандугач» ансамбленә рәхмәт белдерәбез. Аларга иҗади уңышлар һәм тамашачылар белән яңа очрашулар телибез.

А. ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, ветераннар оешмасы рәисе.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836