#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Чын күңелдән”

последние и лучшие новости искусства в мире

49-12Көзнең соңгы суык көннәрендә якташларыбызны ял иттерү, шатландыру максаты белән Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәният йортында “Чын күңелдән” исемле концерт программасы тәкъдим ителде. Анда Төмән шәһәренең алдынгы коллективлары, җырчылары чыгыш ясадылар. Чараны көчле тавышы белән оста итеп мәдәният йортының татар мәдәнияте бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова алып барды.

Җирле шагыйрь Хәлил Вагайлы “Халкым хөрмәтенә” исемле шигыре белән концертны ачты. Ул гармунда татар көйләрен уйнады, “Сарман” җырын җырлады.

Бәйрәмнең күрке - “Дуслык” татар халык җыр ансамбле булды. Ансамбльнең җитәкчесе Әбделхәким Мирхәйдәров, концертмейстеры Әсмабикә Мирхәйдәрова хорга кушылып гармунда уйнадылар. Ансамбль “Герман көе”, “Урам көе” җырларын башкарды. Артистларның костюмнары искиткеч ямьле иде.

Әхтәм Назыйров җитәкчелегендәге 1998 елны “Нефтяник” милләтләр мәдәнияте йорты каршында оешкан “Әхтәмушки” татар эстрада җыры халык ансамбле чыгышын тамашачылар зур алкышлар белән каршы алдылар. Ансамбль артистларына “Озату”, “Яшьлегем тирәкләре”, “Яратам” җырларын җырладылар.

49-13Гөлнара Кәримова җитәкчелегендәге “Бәйрәм” балалар җыр ансамбле “Төмән өлкәсе” җырын башкарды. Шушы төркемдә бик талантлы яшь егет-кызлар үсә. Данил Кәримов, Лилия Шәрипова, Зөлфия Шәйхетдинова матур җырлар бүләк иттеләр.

Чулпан Акъяр, Мәүлидә Хәйруллина, Айдар Кормандаев, Наилә Габдуллина, Әнисә Рамазанова, Әлфирә Айтбаева, Эмиль Юсупов, Марат Вәлиев чыгышларын халык бик яратты. Марат Вәлиев “ Биеп кал”, “Бер егет гармун сайлый” җырлары белән сәхнә янында халыкны биетте дә.

Тамашачылар шушы концерттан күпме энергия алдылар, көч, рух тупладылар. Җирле артистларыбыз эштә дә алдынгы, җыр-моңга да сәләтле, сынатмыйлар.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836