#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Чишмә”леләргә рәхмәт әйтәсе килә

последние и лучшие новости искусства в мире

3-5Ялутор районы, Яңа Атьял мәдәният йортының “Чишмә” вокал төркеме 2007 елдан бирле эшли. Коллективны Роза Гафурова һәм Нәбилә Галиева булдырдылар. Төркемгә искиткеч, игелекле, энергияле хатын-кызлар йөриләр. Пенсия яшендә булуларына һәм вакыт җитмәвенә карамастан, алар авыл һәм район территориясендә уза торган барлык концертларда һәм чараларда чыгыш ясыйлар.

Өч дус турында язарга телим. Наҗия апа Тузмөхәммәтова - авылның инвалидлар советы рәисе. Һәрвакыт күңелле, ярдәмчел, барысын да хәтерли. “Йөри торган энциклопедия”, диләр аны. Төрле кызыклы тарихлар сөйләргә оста. Үзе генә өч ул тәрбияләп үстерде.

Тынгысыз, энергияле медицина хезмәте ветераны Нурия апа Хәсәнова бакчасында чәчәкләр күп үстерә, бер чүп үләне дә күрмәссең. Беркайчан да эшсез утырмый. Әле урманда, әле бакчада, әле оныгы белән.

Тимербикә апа Дәминова такмаклар җырлый, аны бирелеп тыңлыйсың, ә чәчләре әле дә озын. Иртә ирсез калып, биш бала тәрбияләп үстерде һәм аякка бастырды. Аның язмышына зарлануын беркайчан да ишетмәссең.

Җиде бала анасы Нурзия апа Хисаметдинова үз балаларын тәрбияләгән, аннары оныкларын да үстерергә булышкан.

Гөлсем апа Исхакова - авыл ветераннар советы рәисе. Июнь аеннан башлап октябрь аена кадәр аны өйдә тота алмыйсың. Ире белән бергә алар җиләк-җимеш, гөмбә җыялар. Дүрт баласына һәм оныкларына булышалар. Аны оныгы белән мәктәптә үткәрелгән чараларда да еш күрергә була.

Безнең коллективта хатын-кызлар җырлап-биеп кенә калмый, шигырьләр дә укый, сәхнәләштерелгән күренешләрдә дә катнашалар. Бигрәк тә Гөлшат Мамкина, Нурия Әмирова, Нурсидә Романченко һәм Мәфрүзә Хәкимованың бу күренешләр яхшы килеп чыга. Алар хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар рольләрен дә яхшы уйныйлар. Мәфрүзә апа һәрвакыт балалар бәйрәмендә Убырлы карчыкны яки Кар кызын уйный. Гөлшат апа Мамкина оста итеп шигырьләр сөйли. Һәрвакыт призлы урыннар яулый.

Нурия Әмирова бөтен коллектив өчен сәхнә костюмнары текте. Ә Нурзидә апа Романченко ел саен Яңа ел алдыннан үз йортын бизи.

Күптән түгел «Чишмә» коллективына иң яшь катнашучы Рәхилә апа Волошина кушылды. Ул шунда ук коллективның ихтирамын һәм ышанычын яулады.

Әлбәттә, җырчы Нәбилә Галиевадан башка бу төркем булмас иде. Ул һәркем белән уртак тел табар. Репертуарны сайлый, һәркайсына шалтыратып, репетицияләр расписаниесен төзи.

Коллективта һәркемне туган көне белән котлау һәм бүләкләр тапшыру традициясе бар. «Чишмә» коллективына иҗатлары өчен рәхмәт әйтәсе килә. Аларга киләчәктә дә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Балалары, оныклары һәрвакыт аларны сөендерсен.

Мәфрүзә ХӘКИМОВА, Ялутор районы,
Яңа Атьял авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836