Материалы

Чүлмәк ясау – серле сәнгать дөньясы

последние и лучшие новости искусства в мире

46-4Балчыктан әвәләп сыннар ясарга өйрәтүче Нурия Мәмәтова Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге оештырган чарада өлкәннәр һәм балалар арасында үзләрен сынап карарга теләүчеләр өчен мастер класс үткәрде. Ул чүлмәк ясау сәнгате турында кызыклы әңгәмә оештырып, тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Гади булмаган чүлмәк ясау сәнгатен үзләштерү өчен бөтен мөмкинлекләрен булдырган Нурия Яхья кызы мәдәният үзәгендә эшләгән чорында «Тылсымлы балчык» түгәрәген җитәкләгән иде. Балалар чүлмәк ясау җайланмасы артында балчыктан әвәләп сыннар ясадылар, аларның эшләре күргәзмәләрдә, телетапшыруларда күрсәтелде. Ул үзенең иҗат эшләре белән өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулады. Киләчәккә планнары, иҗаты белән таныштырып: «Соңгы елларда күргәзмәләрдә катнашмадым. Лаеклы ялга чыккач, вакытымны күбрәк оныкларыма багышладым. Хәзер шәһәр күләмендә үткәрелгән мәдәни чараларда мастер-класс үткәрергә чакыралар. Мин шатланып барам, чөнки бу юнәлешне бөтен күңелем белән яратам. «Тылсымлы балчык» түгәрәгендә шөгыльләнүче балаларны, чүлмәк ясау сәнгатенә өйрәткән елларымны сагынып искә алам. Чүлмәк ясау серле сәнгать дөньясыннан чыгып та, онытып та булмый икән. Безнең иҗади эшләр буенча фильмнар да төшерделәр. Һөнәрем буенча башлангыч сыйныф укытучысы идем. Хезмәт юлымны да мәктәптә башладым. Педучилищеда укыган елларны безне күп нәрсәгә, кул эшләренә дә өйрәттеләр. Кече вакытымда балчыктан сыннар ясауга әтием кызыксыну уятты. Үзем укытучы булып калсам да, тормышымдагы үзгәрешләр, сынаулар мине яңадан чүлмәк ясау сәнгате дөньясына алып кайтты. Түгәрәккә йөрүче балалар белән Г.Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкиятеннән геройларны балчыктан әвәләдек. Аннары балалар балчыктан савыт-саба ясарга яраталар иде. Кагыйдә буенча, эшләнгән әйберләрне махсус мичтә киптереп, буяп, яңадан киптереп, күргәзмәләрдә катнаша идек. Иҗатыбыз кайнаган вакыт булды. Ул елларны себер-татар мәдәният үзәгенең җитәкчесе Сафиулла Ильясов (мәрхүм) иде. Хәзер дә бу юнәлеш мастер-класслар үткәрү белән генә тукталмасын иде. Керамика сәнгате балалар өчен дә, шәһәргә килүче туристлар өчен дә бик кызыклы. Бу тема белән кызыксынган, шәһәр күләмендә үткәрелгән мәдәни чараларда катнашырга чакырган мәдәният үзәге җитәкчесе Вилдан Якуповка, урынбасары Наил Янишевка, Рузалия Корманалиевага рәхмәтләремне белдерәм», - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума