#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Чын татарлыгыбызны күрсәтик

последние и лучшие новости искусства в мире

«Яңарыш»та (№3, 18.01.2019) танылган журналистыбыз Гөлнур Вәлиеваның мәкаләсен укып үткән гасырның 90 нчы еллары күз алдына килде. Төмән өлкәсендә башланган татар хәрәкәтендә катнашуым, 1990 нчы елның 14-15 нче декабрендә уздырылган себер татар һәм башка регионнардан күчеп яшәүче татарлар ассоциациясенең I нче съездыннан башланды дияр идем. Шул рәвешле Вагай районының татар авыллары һәм күпләп татарлар яшәүче аралаш милләтле авыллардан да делегатлар сайланды. Бу җаваплы да, саваплы да хезмәткә ризалык биргән районыбызының төп татары – Әхәт Бәшир улы Фәтхуллин җитәкчелегендә зур автобуска тулышкан делегация булып башкалабыз Төмәнгә юл алдык.

Гөлсинә Ниязованың «Очрашулар» телетапшыруы, Наил Аланның «Дусларга сукмак» радиотапшырулары хакта ишетсәк тә, «Яңарыш» газетасын күргән-белгәннәр әлегә арабызда бик аз булгандыр дип уйлыйм.

Съезд барышында булган хәлләр арасында минем өчен иң мөһиме: беренче мәртәбә күргән бөек шагыйребез – Булат Сөләймановның тере чыгышын тыңлау, исемләп әйтмәсәм дә, һәрбербезгә билгеле булган зыялы шәхесләребезне ишетү-күрү, ә иң кызыклысы – «Яңарыш» газетасын кулга алу – туып-үсеп күрмәгән сихри могҗизага тиң иде. Газетаны укып: Фәйзи Тубылгы, Заһит Акбүләков шигырьләре һәм башка язмалар белән танышканнан соң, күңелемдә сүз белән әйтеп җиткермәслек, тойгы уянды. Иҗат хезмәтен казанлылар гына башкарырга тиештер дигән уйларым да, мәктәп елларында Күчем ханыбызга илбасар, безгә монгол-татар тамгасын салган тарих дәресләрендә кимсенү аркасында туган оялулар томаны да таралып киткәндәй булды. Шулай итеп, милли үзаңыбыз уяну дәрте белән «Яңарыш»ка язылу һәм халык арасында яздыру агитациясе башланды.

1991 нче елның 14-15 нче июнь көннәрендә мәшһүр җитәкчебез Ә.Б.Фәтхуллин һәм аның белән кулга-кул тотынып Фатыйма Тимербулат кызы Камалетдинова-Вабиеваның үз авыллары Юрмыда узган Вагай районының I нче татар фестивален башкарулары – хәзерге фестивальләрнең юл башы булды дияргә кирәк. Билгеле булганча, матди һәм рухи көчне таләп иткән бу зур мәшәкатьле хезмәтнең «чирәм»ен сөреп чыгучы милләтпәвәрләрне чын патриотлар дип ничек әйтмисең?!. Әйткәнемчә, районыбыз күләменнән I нче съездыбызда катнашкан делегатлар: Ә.Б.Фәтхуллин, З.С.Марганова-Әбүсахитова, С.А.Муратова, Ф.Т.Камалетдинова, С.Х.Надеина, Суфия Бакиева, Ә.Х.Камалетдинова, Х.М.Лотфуллин һ.б.лар шул көннәргә тугры калып (исәннәре) әлегә кадәр халкыбыз өчен хезмәт итәләр.

Сүз башым барлык оешмаларыбыз таянычы булып торган «Яңарыш»ыбыз хакында булып, аның һәркемебезгә таныш үткәненә кагылмый гына, бүгенге тиражы борчыганлыгын әйтәсем килә. Менә инде 30 яшь тулуга да бер елдан артык кына вакыт калган, милләтебез йөзе – бердәнбер газетабызның тиражын да күтәрә алмасак, хәтта зур шәхесләребез һәм күрсәткән хезмәтләребез булуга карамастан, татар милләте дигән игътибарга лаек булмаячакбыз. Икенче яктан, ваемсызлык аркылы: йә акчага, йә татарча укый-яза белмәүгә сылтап, туган халкыбызның азатлыгын яклап, якты киләчәге өчен үз гомерен дә җәлләмәгән беренче мөхәрриребез – Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов калдырган үрдән түбәнгә тәгәрибез түгелме?! Бу сүзләрне кабатлау миңа гына түгел, каләмгә дә авыр, валлаһи!

Әйдәгез! Дуслар, кан кардәшләр, әлегә дошман көнләшерлек, газетабызны әйдәп баручы редакциябезнең искиткеч тырыш, гадел һәм тыйнак журналистларына сүз белән генә түгел, ә «Яңарыш»ка язылу белән ярдәм итеп чын татарлыгыбызны күрсәтик!.. Әгәр бу көндә 30 елга якын даулап килгән күтәрелешне үз кулыбыз белән бусак, өр-яңа: Б.В.Сөләйманов, Ә.Г.Гаитов, Я.К.Зәнкиев, А.Г.Сәгыйтов, Л.Б.Хәбибуллина, Р.К.Бакиева, К.С.Садыйков, Х.Ч.Алишина, Нәркәс апа Нәбиуллина, Искәндәр Янтимиров, И.Б.Гарифуллин, Г.В.Әхмәтов, Ш.Х.Ибраһимов, Ә.Х.Каюмов, Б.Н.Сабирова, Х.Х.Гаитова, Ә.Б.Фәтхуллин һәм бик күп башкаларыбызның гомерләрен дә кызганмаган хезмәтләренә тап төшерсәк, киләчәк буыннар каршында кемнәр булып телгә алынырбыз? Уйлап карыйк!

«Яңарыш»ыбыз аша, белгәнебезчә, бик тә зирәк, төп акыллы яшьләребез җитлегеп киләләр. Менә шул яңа буыннарыбыз үз милләтенә тартылып югарыда әйтелгән шәхесләребез юлын тагын да яктырак итсеннәр өчен, безгә – исәннәргә «Яңарыш»ны югалтмаска кирәк дигән уйда булып, хөрмәтле милләттәшләремә мөрәҗәгать иткән язмамны кабул итүегезне сорап калам.

Сүзне дәвам итеп, Вагай районы татар автономиясенең 20 еллык юбилеен һәм аның атаклы җитәкчесе булган Ә.Б.Фәтхуллинның тууына 80 яшь тулу уңаеннан 1 нче февральдә үтәчәк кичәдә катнашучыларны, барлык вагайлыларны чын күңелдән котлыйм! Хөрмәтле якташлар, элекке бердәмлегебезне югалтмый «Яңарыш» газетасына язылудагы беренчелегебезне кайтарсак, онытылмас милләттәшебез Ә.Б.Фәтхуллинның да рухы шат булыр иде.

Ахырда, бу чараны оештыруда катнашканнарның һәммәсенә, аеруча, бар күңеле белән тырышкан районыбызның милли автономиясе рәисе Мәдинә Әйтмөхәммәт кызы Кориковага шәхсән рәхмәтемне белдерәм.

Исәннәребезгә озын гомер, нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, бердәмлек, ак бәхетләр, ә бакыйдагыларыбызның мәңгелек урыннары оҗмах түрендә булсын дигән теләкләр белән

Фәхриҗамал УТЯШЕВА, Вагай районы, Птицы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836