#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дөньяда иң кадерле нәрсә – кеше гомере

последние и лучшие новости искусства в мире

Әле яңа гына яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай, гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели.

Октябрь ае – елның иң мул ае. Әллә шуңадырмы, бу айда туган кешеләр көчле рухлы, белемгә омтылышлы була. 35 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Суфия Сәгыйть кызы Сафиуллина да нәкъ шундый кеше.

Әле кайчан гына үткән бу?! Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә... Суфия Сәгыйть кызы 1958 елның 27 октябрендә Яркәү районы, Ваңгы авылында туа. Укытучы һөнәрен сайлауда башлангыч класс укытучысының – әтисенең йогынтысы зур була. Күрше Яңа Александровка мәктәбендә 10 классны тәмамлагач, ул Тубыл шәһәренә китеп, пединститутның филология факультетына укырга керә.

1980 нче елда Яркәү районы, Кызылъяр сигезьеллк мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә.

35 ел эчендә күпме бала тәрбияләгән, күпме дәфтәр тикшергән, күпме кичәләр үткәргән – аларның исәбе дә, саны да юк. Иң мөһиме: илгә ул тәрбияләп биргән кешеләр! Аның укучылары арасында абруйлы авыл эшчәннәре, нефтьчеләр, төзүчеләр, медицина, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар һ.б.

Укучылар, әти-әниләр, коллектив арасында абруе һәрчак зур була аның.

Класс җитәкчесе буларак, Суфия Сәгыйть кызы үзенең зур тормышка аяк басу алдында торган укучыларында культуралылык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияли, сынаулар алдында югалып калмаска, гадел булырга өйрәтә. Килеп чыккан проблемаларны ата-аналар белән бергәләп хәл итәргә тырыша.

Киң эрудицияле, югары культуралы, мәрхәмәтле, ачык йөзле, ярдәмчел – әнә шушы сыйфатлары өчен аны балалар да, ата-аналар да яратты, хөрмәт итте. Бүгенге көндә дә аның дәресләрен яратып, тирән ихтирам белән укучылары искә ала, зур горурлык хисе белән сөйлиләр.

Дәрестә заманча технология элементлары кулланып, укучыларда актив сөйләм осталыгын үстерүдә армый-талмый көч куйды, аларны иҗади яктан үстерү юлларын эзләде.

Тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе: укучыларының район, өлкә күләмендә үткәрелгән проектларда, олимпиадаларда җиңүе.

Эш дәверендә Суфия Сәгыйть кызы 3 ел завуч булып та эшли. Коллективта һәрчак иҗади рух булдыруда аның роле зур. Тырыш хезмәте өчен бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.

Тормыш иптәше Кашшаф белән бик матур гаилә корып, тәртипле, инсафлы ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Икесенә дә югары белем бирделәр. Кызлары Айгөл һәм Лилия гаиләләре белән Төмән шәһәрендә яшиләр, әти-әниләренә өч онык бүләк иттеләр.

Тик, кызганыч, әтиләре Кашшаф кына 2 ел элек вафат булды. Бала-оныклары әниләренә төшенкелеккә бирелергә юл куймыйлар, гел кайтып булышып торалар.

Вәсимә МУРЗИНА, Яркәү районы, Кызылъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836